erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мондый чараны күргәнегез бар идеме?

Манарага ай куелды.

Узган җомгада Казанка авылында мәчет манарасына ай кую тантанасы булды. Мәчет ачуда катнашканым бар иде, әмма мондый чараны беренче күрүем. Әмма ничә еллардан бирле авыл башында, тау өстендә ташландык булып тик торган бинага җан керүенә күңел булды.

– Элек бабайлар аз иде. Берара безнең авылда һәр гаиләдә кимендә  биш бала туды. Менә хәзер шулар үсеп җитү генә түгел, бабай булырга да өлгерде, – диде Марсель Низаметдинов. – Мәчетне торгызу да безнең уртак карар. Узган ел Казанка авылының 90 еллыгын билгеләп үттек. Зират чистартырга җыелдык. Шунда мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында сөйләштек. Бөтен авыл халкы бу фикерне хуплап, күтәреп алды. Тиз арада акча җыеп эшкә дә тотындылар.

“Стройтрест”ның “Казанка” ярдәмче хуҗалыгы вакытында төзелгән бу бина. Хуҗалык таркалган һәм ул да ярым-йорты эшләнгән хәлдә калган. Аңа артыгы белән егерме ел бар  инде. Бердәм тотынгач, бина да йөзен үзгәрткән. Казанка кечкенә генә авыл, кешесе дә санаулы гына. Әмма өлкәннәрнең читтәге балалары, оныклары да бу изге эшкә кушылган. Манарасын өр-яңадан ясаганнар. Балкон, тәрәзәләр белән. Эче дә бик матур булачак. Тарттырылган түшәм, җылы идән һәм башкалар.

– Янкорма ясау да планлаштырыла. Анысында тәһарәт алу урыны булачак, – диде Марсель. – Безнең балалар, оныклар бик булышты. Шуңа сөенәм.

– Казанда яшәүче Камил һәм Балтачтан Марсель башлап йөрде, оештырды, балалары, оныклары зур өлеш кертте. Авыл халкының бердәмлеге сокландырды. Узган елның ноябрендә генә тотындылар һәм шул арада акча җыелып, күпме эш башкарылды. Бүген мәчеттә ай кую уңаеннан корьән ашы үтәчәк. Мәчетне ачу тантанасы август аена планлаштырыла, – диде Марсельның хатыны Финзия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәчет манарасына ай кую тантанасына дәрәҗәле кунаклар – Татарстан Республикасы Диния Назәрәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Абдулвәли Сәлахетдинов, Диния Назәрәтенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, район мөхтәсибәте җитәкчесе Әмир хәзрәт Миннемуллин, күрше-тирә авыллар хәзрәтләре килгән иде.

– Мәчетне торгызуга утызга якын кешенең кулы тиде.  Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, үз бурычы кебек кабул итеп алды. Манара эшләнде, ишекләр куелды һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Рәхмәт барчагызга да. Игелегегез үзегезгә изгелек булып кайтсын, – диде Камил Низаметдинов.

Мәчетне торгызуга үз өлешләрен кертүчеләргә, бу эшне башлап йөрүчеләр, оештыручыларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Тәкбир әйтеп манарага ай урнаштырылганнан соң беренче азан яңгырады. Шулай ук җомга намазы да шунда үтте. Соңыннан коръән ашы оештырылды.

– Мәчет кешеләр белән тулы булсын. Авылда һәр көн азан тавышы яңгырап торсын, – диде Рамил Мөхетдинов.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X