Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Наласа күле матур күл...

    Арчадан Наласага барганда уң якта кала ул матур күлләр. Кайчандыр бу тирәгә терлекләр лагеры урнашкан булган.

    Шуларга су эчәргә дип ясаган булганнар, газ торбасы салучылар тирәнәйткәч, суы тагын да арткан. Хәзер анда балыкчылар балык тота, кыр үрдәкләре бик ярата, аккошлар да күренгәли.

    Минем өчен Наласа күле бик тә истәлекле, аңа бәйле вакыйгаларны оныкларга да сөйләп калдырырлык.

    1988 елның август ахыры булса кирәк, миңа “8 Март” колхозының рапс игү буенча тәҗрибәсе турында республика газетасына язарга  әзерләргә куштылар. Фотограф Наил абый, шофер Данис белән Түбән Атыга киттек. Яңгыр пыскып торган көн иде. Түбәләнгән ындыр табагы астында безнең як өчен әле яңа культура – рапс орлыгы көшелләре өстендә баш агроном көтеп ята иде. Аның белән сөйләшеп җитәрлек материал туплагач, кайтырга чыктык. Наласа күле турысына җиткәч райкомда эшләгән бер иптәшнең шалтыратуы искә төште.

    – Ильяс Сахапович, Наласа күленә бодай салганнар, сез кыр үрдәкләрен ашатасызмы әллә? – дигән иде ул.

    – Кыр үрдәге ашарга үзе таба, безнең аларны ашатырлык байлык юк, – дидем мин аңа.

    Миңа шалтыратуы юкка түгел, мин аучылар җәмгыяте рәисе дә.

    – Әйдә, карап чыгыйк әле, – дидем Даниска. – Нинди бодай салганнар икән күлгә?

    Кереп туктагач гаҗәп хәл күрдек без. Яр буеннан эчкә таба сап-сары бодайдан дамба салынган! Мал-туар, кош-корт асрап гомер иткән Наил абый бу хәлгә бигрәк тә шаккатты. Фотоаппаратын салып йөри торган шакмаклы зур сумкасын бушатып, шуңа бодай тутырды. “Тавыкларны куандырыйм әле”, – диде ул. – Аларга менә дигән азык”.

    Ул елларда район газетасы атнага өч тапкыр чыга иде. Шимбә санында беренче биттә: “Җитди сигнал!” дигән рубрика астында “Бодайны күлгә салганнар” дигән мәкалә чыкты. Шимбә, якшәмбе тыныч кына үтте, дүшәмбе бернинди хәбәр-мазар ишетелмәде. Кыскасы, бу кыска гына мәкаләне тавыш-тынсыз гына йоттылар кебек иде.

    Дүшәмбе көнне бүлмәгә “Социалистик Татарстан” газетасында эшләүче журналист дустыбыз Мөшәрәф Галиев килеп керде. Ул Ары авылыннан (хәзер Әтнә районы), ял көннәрендә туган якка кайтып көч туплап килә. Бик юморлы, көлеп кенә торган һәрвакыт шат күңелле кеше иде. Хәлләрне сорашып, газета төпләмәләрен карап утырды. Шунда Наласа күлендәге бодай турындагы мәкаләгә игътибар иткән.

    – Кара әле, чыннан да нинди хәл икән бу? Без дә тукталган идек анда, бодайны күреп бик гаҗәпләндек.

    Төрлечә фаразлап карадык, әмма җавап таба алмадык: урлыйм дигән кеше бодайны суга салмый бит инде. Балыкка дип салганнармы? Дөресен әйткәндә, 32 елдан соң да бу табышмакка инандырырлык җавап таба алганым юк әле минем.

    Ярый, хуш, алга таба дәвам итик. Икенче көнне Казаннан Мөшәрәф шалтырата: “Күлгә бодай ташлаулары турыдагы мәкаләне безнең газетага бирсәк ничек булыр?” “Бирегез, мин каршы түгел”, – дим. “Аны икенче фамилия белән чыгарыйк, сиңа авырга туры килергә мөмкин”. “Мин качып эшли торган кеше түгел, район газетасында минем фамилия белән чыкты бит инде”, – дидем.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: