erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Назирә Газыймовна, бик зур рәхмәт Сезгә!

Бүген - медицина хезмәткәрләре көне. Күпләрнең медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәне бар.

Һәм күпләрнең күңелләрендә  аларга карата рәхмәт хисләре дә саклана торгандыр.

Әйдәгез, бергәләп  якты хатирәләрне искә төшерик.

Өлкән буын ветеран медицина хезмәткәрләрен еш искә төшерә. Владимир Кувин, Роза Хәмитовна, Раисә Гыйләҗевна, Венера Һадиевна, Равил Әхмәтович... Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була.

Бүгенгеләр: Лилия Фәйзрахманова, Ренат Хәстиев, Ренат Урманов, Индира Урманова, Алсу Кузнецова, Назим Фәттахов... Саный китсәң - алар күп.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин бүген балалар табибы Назирә Газыймовна Әскәрова турында язасы килә. Безнең беренче участок балалар табибы булды ул. Без Назирә Газыймовнага бик зур рәхмәтле.

Безнең игезәк малайлар. Үтеп барышлый да безнең хәлне белеп чыгар иде. Казаннан табиблар килсә, әйдә килегез әле, бер күренеп алыгыз, дип дәшәр иде. Хәтта берсен Казан табиблары янына үзе күтәреп кереп китәр иде. Әйдә хәзер ашата башла инде, әйдә идәнгә төшер инде... Без бәбиләрне караватта тотмадык. Хәтта залга зур матрас эшләтеп алдым. Әле корсакларында ятып кына тора иделәр. Шуннан китте болар... Физик яктан көчле булып үстеләр. Каты идән аларга бик файдалы булды. Кешенең баласы баскычтан үрмәләп менгәндә алар чытыр чабып менде. Коляскага да утыртып йөрмәдем. Йөри башлауга урамда рәхәтләнеп йөгерделәр.

Ашауны да файдалы ризык кына ашаттык. Тамаклары тук булгач, бала көйсез булмый. Авыртмадылар да. Барысы да табиб Назирә Газыймовна киңәшләре белән башкарылды.

Назирә Газыймовна,  бик зур рәхмәт сезгә! Исән-сау булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X