erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әниләре юк инде...

 Машина бәрдерүдән 20 октябрьдә үлгән ананың 4нче сыйныфта укучы улы безнең малайлар белән укый. Йөзендә әнисенең дә, әтисенең дә чалымнары. Сөйкемле бала. 6нчы сыйныфта укучы апасы да бар. Шушы коточкыч хәбәрне ишеткәч, без – әниләр еладык...

 

Әни юк инде. Балаларга бик тә әни кирәк вакыт. “Дәресләрне ничек әзерлисез?” – дип сорыйм әтиләре Ришаттан. “Әни булыша, – диде ул. – Төрле вакыт була инде. Алар икәү бит. Кайчакта төнге сәгать 12ләр җитә”.

11 октябрьдә Арчада эштән кайтышлый, кичке сәгать 5 белән 6 арасында, Банк урамын җәяүлеләр юлыннан аркылы чыкканда Ленаны җиңел машина бәреп китә. Тормыш әсәре калмаган ана шунда ятып кала. Исерек хәлдәге машина йөртүче юлын дәвам итә, фаҗига булган урыннан ерак түгел бер машина белән чәкәләшеп, дәүләт учреждениесе капкасына килеп бәрелә. Ананы табиблар алып кала алмый. Судта медицина-экспертиза нәтиҗәләрен тыңлаганда, исән җире калмаган икән, дип тетрәнәсең. Ана 20 октябрь кичендә Казан хастаханәсендә мәңгегә күзләрен йома.

17 гыйнварда әлеге җинаять эше суд утырышында каралды. Шаһитлар да килде. Утырыш кичкә кадәр барды. Суд карары 31 гыйнвардагы утырышта чыгарылды.  Әлеге утырышта без дә катнаштык. Җинаять эше буенча фикер алышулар булды, нәтиҗә, карар чыгарылды. Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин  шаһитлар ни сөйләгән, фаҗига ничек булган, йомшарту чаралары – барысын да җентекләп сөйләп чыкты. Дәүләт гаепләүчесе гаепләнүчене 6 елга гомуми режимдагы колониягә ирегеннән мәхрүм итү һәм 3 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән чикләүне сорады. Адвокат та сүз алды.

Гаепләнүче гаебен таный, зур югалту кичергән Сабировлар гаиләсеннән гафу үтенә. Аның бер тапкыр да җавалылыкка тартылмавы, балигъ яшенә җитмәгән өч баласы булуы, әти-әнисенең өлкән яшьтә, әтисенең инвалид булуы, килгән зыянны  өлешчә түләве – болар бар да исәпкә алынды.

Гаепләнүче Инсаф Павловның судта сөйләгәндә тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде... “Балаларны әнисез калдырдым.., бик зур кайгы китердем...”, – диде. Безнең дә күзләргә яшьләр килде. Бердән вакытсыз гүр иясе булган ана, әнисез калган сабыйлар, ялгыз калган әти кеше, мәрхүмәнең якыннары өчен үзәкләр өзелсә, икенче яктан Инсафның үзен, олыгайган көндә суд юлында йөргән әти-әнисен (әтисе ике култык таягы белән генә йөри), өч сабыен, хатынын кызгандык... Бик кызганыч. Салган баштан белештермичә кылынган җинаять. Терсәкне тешләп булса икән! Судта гаеплене 5 елга ирегеннән һәм 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү карары чыгарылды. Әлегә карар көченә кермәгән.

 Без бу турыда район газетасы сайтына да яздык. Рәхмәт сайтны укучыларга, фикерләре белән уртаклаштылар. Аерата берсе күңелне кузгатты. “Минем кече улымны да эштән кайтышлый юл буенда исерек наркоман машина белән бәрдереп үтерде, – дип яза Ясминә ханым. – Олы улым, барыбер яшәтмим мин аны дип, суд булып, төрмәгә утыртканчы үтерүчене саклады. Ә без бөтен нәсел-ыруыбыз белән олы улымны сакладык. Улым, закон бар, кеше булып калыйк, Аллаһы каршысына барасы бар, дип еладым... Гаеплене 4 елга утырттылар. “Имансыз”ны, “Кабахәт”не бөтен кеше дә әйтә белә, әйтми калырга өйрәнергә кирәк. Төрмәнең кирпече кеше саен, дип әйткән сүз бар. Барыбызга да Аллаһы каршына барасы...”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Кайгы үтмәс күк тоела. Үтә, диләр. Эх!.. Бу хәсрәтләрне булдырмый да калып була иде бит!

Румия Надршина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X