Арск-Информ
  • Рус Тат
  • ООО "Казанка" агрофирмасы җитәкчесе призына көрәш ярышы узды

    17 нче апрель көнне Арча районы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк ир-егетләр арасында ООО "Казанка" агрофирмасы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улы призына көрәш ярышы булып узды

    Ярышта районыбызның 14 мәктәбеннән 74 яшь көрәшче бил алышты.Командалар арасыннан 1нче урынны үзебезнең мәктәп укучылары алды (тренерлары Әскәров И.И.). 2нче урынны Лесхоз мәктәбе укучылары(тренерлары шулай ук Әскәров И.И). 3нче урынны Арчаның 6нчы номерлы мәктәбе укучылары (тренерлары Фазылҗанов И.М һәм Хидиятуллин Ф.Ф.).4нче урынны Кәче мәктәбе командасы яулады (тренеры Галиев Р.Ф).Көрәш ике келәмдә барды.Ярышта үзебезнең мәктәп укучылары арасында менә кемнәр зур уңышларга ирешеп, үз үлчәү авырлыкларында җиңү яуладылар:1 нче урынны Фазылҗанов Айзат(2кл.), 2нче урынны Сабиров Аяз(2кл.),Әхмәтов Илназ (1кл.), Әхмәтов Ильяс (3кл.),Сәгъдиев Әлфис (6кл.),Якупов Рузәл(6кл.),Гайнетдинов Айзат (6кл.),Хөсәенов Кәрим(7кл.).Укучыларыбызны, тренерлары Әскәров Илүс Илдус улын чын күңелдән котлыйбыз.Шулай ук, районыбызның үсеп килүче яшь көрәшчеләребезгә  көрәш ярышын оештырган, үзенең истәлекле бүләкләре белән сөендергән ООО "Казанка"агрофирмасы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.Эшләрендә зур уңышлар телибез. Авылыбызның, районыбызның, республикабызның  данлыклы көрәшчесе Гайнетдинов Равил Шиһап улы да матур, дөрес алымнар күрсәтеп, бил алышкан нәни көрәшчеләргә үзенең бүләген тапшырды.Аңа да олы рәхмәтебезне белдерәбез.

    Реклама

    Озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Сәгъдиева Халисә Камил кызы

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: