Реклама
Пластик шешәләрне аерым җыюның мәгънәсе бармы? Аларның язмышы ничек. Без моны махсус тикшердек.
Узган шимбәдә Арчада чүпләрне аерым контейнерларга урнаштыру буенча акция булган иде. "Полигонда барыбер бөтенесен бергә тутырачаклар", - диючеләр табылды. Полигонга махсус барып карап тордык. Чүпләрне, чыннан да, аерым урнаштыралар һәм эшкәртәләр.
--
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз