erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Президент Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда район хуҗалыклары җитәкчеләре белән дә очрашты

Механизаторлар янында

26 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда район хуҗалыклары җитәкчеләре белән дә очрашты. Район башлыгы аны язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. Барлык хуҗалыклар күпьеллык үләннәр һәм көзге культураларны тукландыралар. “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Кырлай” ширкәтләре чәчүгә керештеләр.

Президент механизаторлар белән очрашып, хәлләрен белде. “Авыру беркая да китмәде, үзегезне саклагыз!” – дип киңәш итте ул аларга.

Шушы көнне район хуҗалыкларында эшләячәк  сиптергечләрне  кабул итү булды. Махсус комиссия  аларның әзерлеген җентекләп тикшерде һәм бәя бирде. Үзйөрешле сиптергечләр арасында беренче урынны “Игенче” ширкәтеннән Нияз Гыйльфанов алды. “Кырлай” ширкәтеннән Айрат Сафин – икенче, “Яңарыш” ширкәтеннән Илдус Кәримов өченче булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагылмалы сиптергеч агрегатлары арасында “Ватан” ширкәтеннән Марс Һадиев һәм “Кызыл Яр” ширкәтеннән Илдус Шәрипов – беренче, “Северный” хуҗалыгыннан Рәис Хәйруллин белән “Тукай” ширкәтеннән Илнар Вәлиуллин – икенче, “Кишет” ширкәтеннән Илнур Шакиров, “Заря”дан Ришат Хисмәтуллин өченче урында.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, җаваплы хезмәт башкаручыларның һәркайсына иминлек теләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов сиптергечләр белән эшләгәндә таләпләрне төгәл үтәү, умарта кортларына зыян китермәслек итеп эшләү тәртипләрен искә төшерделәр. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев үсемлекләрне тәрбияләгәндә эш тәртибе турында тәҗрибә уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X