erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура аңлата

2021 елның 11 ноябрендәге 203 номерлы Федераль закон нигезендә, кулланучылар кредитларын (займнарны) законсыз бирү очракларын булдырмау максатларында, РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 14.56нчы маддәсе яңа редакциядә язылды.

Шулай итеп, РФ Административ хокук бозулар турындагы  кодексының 1нче маддәсе нигезендә, кулланучылар кредитларын (займнарын) моңа хокуклары булмаган юридик шәхесләр яки шәхси эшмәкәрләр бирсә, моның өчен кешеләр һәм урыннардагы эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча алып баручы урындагы затлар 30 мең сумнан 50 мең сумга  кадәр штрафка тартылалар яки эшчәнлек 15 тәүлеккә кадәр туктатылып тора; ә юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына яки эшчәнлек 15 тәүлеккә кадәр туктатыла.

Мондый хокук бозуларны кабат ясаган өчен,  әгәр бу  гамәлдә җинаять билгеләре булмаса, җәза тагын да кырысрак: урындагы кешеләргә һәм юридик зат  оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 2 айга кадәр туктатып тору; ә юридик затларга 500 мең сумнан алып 2 млн сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 2 айга кадәр туктатып тору.

Радик Хәбибуллин,

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X