Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Путин коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгару мөмкинлеген бәяләде

    2020 елның ноябреннән бирле беренче тапкыр кичә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 20 меңнән азрак булды.

    Россиядә санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс ала, бу пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне акрынлап гамәлдән чыгара башларга мөмкинлек бирде.

    Бу хакта Sputnik радиосы Россия Президенты Владимир Путинга сылтама белән хәбәр итә.

    Россия Студентлар көне уңаеннан югары уку йортларында белем алучылар белән очрашу вакытында дәүләт башлыгы илдә коронавирус йоктыручылар саны акрынлап кимүгә таба баруын искәртте.

    Реклама

    «Тулаем алганда, илдә эпидемиологик вазгыять акрынлап тотрыклы төс ала. Бездә инде коронавирустан терелгән кешеләр саны аны йоктырган пациентлар исәбеннән артып китә. Инфекция эләктергән кешеләр кими. Хәзер алар 20 меңнән дә азрак», - дип билгеләп үтте Путин.

     https://tatar-inform.tatar/news/health/26-01-2021/putin-koronavirus-infektsiyasen-b-yle-chikl-l-rne-gam-ld-n-chygaru-m-mkinlegen-b-yal-de-5801587

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: