erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республика көнендә «100 процент Татарстан» онлайн-форумы ачыла

Республика көнендә «100 процент Татарстан» онлайн-форумы ачыла. Киң колачлы коммуникацион платформа 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

100 процент Татарстан» — гражданнар, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштергән аралашу мәйданчыгы ул. Алар республиканың алдагы стратегик үсешенә бәйле төп темалар хакында фикер алышачак.

Форумның программасы 21 юнәлеш (IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һ.б.) буенча 100дән артык сессия эшен үз эченә ала. Чара кысаларында панель дискуссияләр, онлайн-

китаплар, фикер лидерлары һәм блогерларның эфирлары, экспертлар белән интервьюлар узачак.

«Дөнья күләмендәге вәзгыять яңа эш форматларына күчүне таләп итә. 2020 елда күп кенә чаралар онлайн режимга күчерелде. Республикадагы барлык онлайн-вакыйгаларның синергетик нәтиҗәсенә ирешү өчен без Татарстандагы әйдәп баручы юнәлешләр буенча онлайн-платформа булдырырга карар кылдык. Соңгы дистә еллар дәвамында Татарстан җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

диярлек уникаль тәҗрибә туплады һәм безгә төрле тармаклар буенча киң колачлы консорциумнар оештырырга кирәк. „100 процент Татарстан“ конструктив диалог булдыру, экспертлар берләшмәсен үстерү һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен мәйданчык булачак», — дип искәртте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Бөтен дөньядагы катнашучылар трансляциягә www.100tatarstan.com сайтында бушлай кушыла алачак. 

Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сорау юлларга һәм реаль вакыт режимында аларга оператив төстә җавап алырга мөмкинлек бирәчәк. 

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X