erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республикага, илгә күрсәтерлек эшләре бар

"Бөек Тукай Ватаны син, Арча!" дип горурланып әйтәбез!

Район газетасындагы сәхифәбез исеме “Бөек Тукай Ватаны син, Арча!” “Арча гимны” җырыннан алынды. Җырны якташыбыз Гөлзада Сафиуллина башкара. Сүзләрен Флера Гыйззәтуллина, көен Риф Гатауллин язды. Без бу сәхифәгә “Бөек Тукай Ватаны син, Арча! дип горурланып әйтерлек кешеләре, язмышлар, мактаулы эшләр турындагы язмаларны урнаштырабыз. Бүген сүзебез республика, Россия күләмендә семинарлар үткәреп, эш тәҗрибәсе белән уртаклашучы район мәгариф профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов һәм коллектив турында булыр.

 Россия Президенты узган ел ноябрьдә булган Кузбас шахтасындагы фаҗигале вакыйгага багышланган киңәшмәдә законга үзгәрешләр кертергә кушты. Ул үзгәреш профсоюз контролен булдыру турында иде. Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов 2021 ел өчен хисап җыелышындагы чыгышын әнә шуннан – ил башлыкларының да профсоюзларның әһәмиятен танулары турында сөйләүдән башлады. Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров чыгышларында мәгариф профсоюзының “ышанчылы партнер” икәне аңлашыла иде.

Профсоюзлар... Кайбер хезмәт коллективларында ул юк та инде. Булган вакытта да күпләр аның барлыгын тоймадылар. Ә менә безнең районда укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләргә профсоюз җитәкчеләре Вакыйф Харисов оешма кайгыртуын һәрдаим сиздереп тора. Без моның шулай икәнен үзебез дә күрәбез. “Сәламәтлек” программасы кысаларында үткәрелгән спорт ярышларыннан, семинарлардан, сәяхәтләрдән репортажлар әзерлибез, профсоюз әгъзаларының үзләрен сөйләтәбез. Соңгы вакытта гына да командага ияреп Алабугага, изге Болгар җиренә сәяхәт кылдык. Узган ел ташламалы юллама белән Кырымга диңгезгә барулары, “Ижминводы” һ.б. санаторийларда ял итүләре, теплоходта Түбән Новгородка сәяхәткә чыгулары, автобуста Санкт-Петербургны әйләнеп кайтулары – матур бер хатирә булып күңелләренә уелып калды.

Узган ел хисап җыелышына Казаннан республиканың мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Юрий Прохоров кайтты. Ул Вакыйф Харисов хезмәтен югары бәяләде һәм Мактау грамотасы тапшырды. 2021 елның сентябрендә Вакыйф Харисов профсоюз тормышында күрсәткән хезмәтләре өчен В.М.Яковлев ис. премия белән бүләкләнде. Россиянең фән һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының беренче рәисе Владимир Михайлович Яковлев истәлегенә билгеләнгән премия иң лаеклы һәм санаулы кешеләргә генә  бирелә. Вакыйф Вагыйзович әлеге премияне алу бәхетенә иреште.

– Узган ел эш урынында бәхетсезлек очраклары теркәлмәде, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Көн дә безгә төрле сораулар белән 10-12 профсоюз әгъзасы мөрәҗәгать итә. Социаль-икътисад, хезмәт хокуклары, шул исәптән суд тәртибендәге хезмәт хокукларын яклап, без профсоюз әгъзаларына бушлай хезмәт күрсәтәбез. Узган ел район суды һәм ТР Югары судының гражданнар эшләре буенча Коллегиясе утырышларында катнаштык. Шулай итеп, профсоюз әгъзаларына 519 мең сумлык файда китердек.

 Хезмәт кешесе өчен иң мөһиме – хезмәткә түләү. Чөнки ул эшкә стимул бирә. Узган елның 1 гыйнварыннан тәрбияче ярдәмчесенең 9489 сум хезмәт хакы 13617 сум булган. Кече тәрбияченең 10015 сум хезмәт хакы 14 меңгә менгән. Тәрбияченеке – 14232 сумнан – 16732 сумга, укытучының 14236 сумнан 16736 сумга җиткән. Җитәкчеләрнең хезмәт хакы, бала санына карап, 2 мең сумнан 8 мең сумга кадәр арткан.

Профсоюз оешмасы үз тәҗрибәсен бөтен республикага һәм илгә тарата. Районда семинарлар үткәрелә. 2021 ел профсоюз тормышында спорт, сәламәтлек һәм озын гомер елы булды. “Сәламәт карарлар” дигән бәйге дә оештырылды. Арчалар әлеге бәйгедә 3нче урынны алды. Яңа Кенәр мәктәбе командасы (13 кеше, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Зөлфәт Хәйруллин) һәм Яңа Кишет мәктәбе командасы (25 кеше, капитаны директор Фарсель Минҗанов), “Алга атлаучы кеше” дигән Бөтенроссия конкурсында катнашып, Россиядә югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт кешесенең сәламәтлеген кайгыртып, профсоюз төрле спорт ярышларын оештырып тора. Уку елы ахырында нәтиҗәләр чыгарыла. Узган уку елында Апаз мәктәбе командасы (директоры Раушан Сибагатуллин) беренче урынны алды. 2нче – Яңа Кенәр мәктәбе (директоры Әгъзам Гайфуллин), 3нче урынны Укучылар сарае командасы (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин) яулады. Ә акчалата бүләккә мәктәпнең спорт тормышы өчен нәрсә кирәк – шул алына. Хәтта теннис өстәленә кадәр! Шәп бит! Профсоюз әгъзалары арасында иң яхшы спортчылар да билгеләнә. Яңа Кенәр мәктәбе профкомы рәисе Зөлфәт Хәйруллин, Арчаның 5нче гимназиясе педагог-оештыручысы Гүзәл Абдуллина Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

“Профсоюз әгъзаларын ташламалы сәламәтләндерү”, “Ял көне туры” программалары буенча хезмәт кешесенең ялын оештыру, социаль ташламалар буенча түләүле ял көннәре бирү, пенсиягә өстәмәләр билгеләү, бушлай газеталарга яздыру, хокукларны яклап, суд торулар, һәркемгә Яңа ел бүләкләре әзерләү – болар бар да хезмәт кешесе өчен эшләнә. Без бу турыда язып тордык һәм алга таба да сөйләрбез әле.

Хисап җыелышы өч яклы килешүгә кул кую һәм төрле бәйгеләрдә җиңгән профсоюз әгъзаларын, профком рәисләрен, командаларны котлау белән тәмамланды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X