erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабыен балалар бакчасына йөртергә теләмәүчеләргә акча түләргә мөмкиннәр

Айлык түләү алырга тиешләр

Нарасыен балалар бакчасына йөртүдән баш тартучылар айлык түләү алырга тиеш. Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов шундый тәкъдим белән чыккан. Бу хакта ул мәгърифәт министры Сергей Кравцовка хат юллаган, дип хәбәр итә РБК. Власов фикеренчә, бу тәкъдим мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә урын җитмәү проблемасын хәл итәргә тиеш. “Ата-анага, балалар бакчасында закон нигезендә бирелергә тиешле урынны төбәктә хезмәткә түләүнең бер минималь күләмендәге (МРОТ) айлык түләүгә алыштыру хокукы бирергә кирәк, дип саныйм”, – дип язган депутат. Аның тәкъдиме буенча гаиләләр үзләренең сабыен балалар бакчасына күпме йөртәселәре килә, шул вакыт эчендә әлеге түләүне алырга мөмкиннәр. Власов фикеренчә, алга таба ата-ана баласын бакчага йөртү карарына килсә, айлык түләүдән баш тартып, янә балалар бакчасына чиратка язылырга тиеш.
 http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/sabyen-balalar-bakchasyna-yrterg-telmchelrg-akcha-tlrg-mmkinnr

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X