Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сарыкларны атарга!

    Кыз вакытта бар да әйбәт, каян килә явыз хатыннар дип, аптырап йөрүчеләр бар, диләр.

    Әмма минем язманың темасы башка. Аны: “Түрә булганчы бар да әйбәт, каян килә явыз түрәләр?” – дип атасак дөресрәк булыр.

    Бервакыт райкомның икенче секретаре Роберт Фазылҗанов белән бер колхозның хисап-сайлау җыелышына бардык. Ул елларда мондый җыелышлар бик давыллы һәм кызыклы уза иде, авылда кеше күп чак. Колхоз рәисе озаклап  доклад укыды, язылганнарны укып бетергәч “үзенчә” сөйләүгә күчте. Кызып-кызып эшкә чыкмаучыларны, салып йөрүчеләрне сүкте.

    – Көтүдән бөтенегезнең сарык-кәҗәләрегез басуга кайта, игеннәрне таптый, – диде ул. – Моңа инде түзәр хәл юк, әйдәгез бүген бу җыелышта басуга кергән сарык-ларны атарга, дигән карар кабул итик!

    – Нәрсә сөйлисең син! Авызың нәрсә әйткәнне колагың ишетәме? – дип урыныннан сикереп торды секретарь.

    Ярый әле ул сарык-кәҗәләрнең хуҗаларын атарга, дигән тәкъдимгә үк барып җитмәде рәис. Хәер, монысын  бернинди карарсыз тормышка ашырырга маташучы рәисләр дә бар иде.

    Бер колхоз басуында бер шофер төнлә машинасына печән төяп маташа. Шулвакыт бирегә утларын яндырып бер машина килеп чыга. Печән карагы машинасына утырып тиз генә таярга исәпли. Ә колхоз рәисенең машинада ике көпшәле мылтык. Стенада эленеп торган мылтык та елга бер тапкыр ата, диләр. Рәис бер-бер артлы атып та җибәрә, йөк машинасының пыялалары коела, бәхеткә, ядрәләр шоферга эләкми.

    Ул елларда “телефон законы” көчле иде, ахириләр “аучы”ның бер “каурыен” да төшертмәде.

    Бер рәисне җыелыш саен: “Бер авылда бер әби яшәп ята, шул әбине дә җиңә алмыйсыз!” – дип сүгәләр иде. Бетеп барган авылларны ташлап китәргә теләмәүче әби-бабайлар бар иде әле ул елларда. Менә шуларга каныкты совет власте. Кеше ялгыз яшәргә тиеш түгел, янәсе. Түзмәгән рәис, әбинең каядыр киткәнен чамалап торган да, ялгыз йортка ут төрткән... Йорт юк, проблема да юк.

    Безне балачактан: “Кеше кешегә дус, иптәш һәм туган!” – дигән принцип белән тәрбияләделәр. Китапта матур яңгыраса да, тормышта башкача икән шул.

    ... 1943 елның 31 гыйнварында безнең районның бер колхоз рәисе һәм авыл Советы рәисе колхозның ревкомиссия рәисен өеннән эчке киеме белән алып чыгып, чанага салалар һәм аның өстенә утырып, гыйнвар суыгында ялангач килеш Арчага кадәр алып баралар һәм милициягә тапшыралар. Аңарчы да йөгәнсез характерлы колхоз рәисе ике бригадирны, өч колхозчыны кыйнаган була. Аннан картлар һәм хатын-кызлар да зур зыян күрә.

    Ул чорда бу йөгәнсез рәисне тиз йөгәнләгәннәрдер, чөнки әлеге  материаллар НКВД документларында теркәлгән. Әлеге җәберләнгән кешеләрнең әтиләре, абыйлары, туганнары фронтта кан түгә, ә болар тылдагыларның канын эчә.

    Шул еллардагы башбаштаклыкларның шаһиты булган Мөхәммәт ага Мәһдиев тә: “Сугыш башлангач бар ир-атны фронтка алсыннар икән”, – дип ачынып яза.

    Кешене урын бизәми, урынны кеше бизи, дип дөрес әйткәннәр һәм моңа мисаллар да күп. Алары турында аерым сөйләрмен.

    Сарыкларны атарга!

    Ильяс Фәттахов

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: