erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ди халык мәкале. Үстергәннең, җыйнап алганның бәрәкәте булсын!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Ленар Нуриевка, “Ак барс” агрокомплексы  ширкәтеннән Марсель Шәймуллинга, “Игенче” ширкәтеннән Расих Нәҗметдиновка, “Кырлай” ширкәтендә комбайн белән бәрәңге алучы Дәниф Зариповка район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

10 сентябрьгә район хуҗалыкларында 56034 гектардагы игеннәрнең 53993 гектары (96,4 процент) суктырылды. Ун хуҗалыкта ул тулысынча тәмамланды. “Курса МТСы” ширкәтендә без комбайнчыларның урып-җыю эшләрен төгәлләп комбайннарны чистартып, юып саклауга куйган вакытларына туры килдек. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә дә ветеран комбайнчы Марсель Шәймуллин комбайнын юып куярга әзерләнеп йөри иде. Һәр елны район башлыгының бүләген алырлык итеп эшли ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Заманында “икенче икмәк” дип хөрмәтләнгән бәрәңгене хәзер шәхси хуҗалыклар да бик аз утырта. Үстерүе мәшәкатьле, үстерсәң дә куяр урын юк дип зарлануларын ишетәсең. Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров: “Булган әйбергә урын табыла”, – ди. Һәм санап китә: быел бәрәңгеләре 70 сутый, аны әле октябрьдә генә алырга җыеналар. Чөнки сабагы ямь-яшел. Тагын 70 сутый җирне парга калдырганнар, тирес кертеп, өч тапкыр сукалаганнар инде. Монысы – киләсе ел өчен. Бәрәңгедән ел саен әйбәт уңыш алалар, Арчада, Казанда ярминкәләрдә сатып та бетерәләр. “5 сутый кабак, 9 сутыйда 1000 төп кәбестә үсә”, – ди ул. Алары да ярминкәләрдә сату өчен. “Экологик чиста продукция генә сатабыз, халыкның сәламәтлеге турында кайгыртабыз”, – ди Рәис.

Көтек авылында яшәүче фермер Дамир Шакирҗанов игеннәрне җыеп бетердек, гектардан 30 центнердан артык уңыш чыкты, дип куана. Саламны җыйнап бетерәсе, туфрак эшкәртүне төгәллисе бар. Уҗымнар бик матур тишелгән. Ике елга җитәрлек азык әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X