Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Суган үстерә беләсезме?

    Мин былтыр күршеләрнең суганына исем китте.

    Башта теплицада суган орлыкларын (чернушка) чәчеп үстерделәр, аннан болытлы, яңгырлы көнне бакчага утырттылар. 

    Көзгә суганнары зур булып үстеләр. 

    Быел без дә чернушка суган орлыгын алып, савытка утыртып куйдык. Күрше:

    Реклама

    -- Теплицага 20 мартта суган орлыгын чәчәчәкмен, -- диде. -- Аңа үсү өчен 4-5 градус җылылык кирәк. Бик җылыда ул сабакка бик нык үсә. Аннан аны урамга чыгарып утыртырга җайсыз була.

    Менә шулай, чернушкадан бер җәйдә зур суган алып була.

    Үстереп карагыз. Әле өлгерәсез. Кибеттән сорый белеп сорап алыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: