erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сыерның ашказаны тыгылса нишләргә?

Әңгәмәдәшебез – район ветеринария берләшмәсе табибы, Татарстанның атказанган ветеринары Мөхәммәт Шәрәфиев.

– Мөхәммәт Мифтахович, редакциягә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр: “Сыерыбыз чылбырдан ычкынып, фураж ашаган. Бик нык курыктык. Үзебез белгәнне эшләдек. Ашказаны тыгылган сыерга ничек ярдәм итәргә? Белгеч киңәшен язсагыз иде”.

– Терлекләрдә ашказаны ике төрле була. Атларда, дуңгызларда, этләрдә бер камералы, ә сыерларда, сарыкларда, кәҗәләрдә, дөяләрдә – дүрт камералы. Дүрт камералының төп ашказаныннан кала өчесендә – кырык карта, түбәтәй карта, кенәгәсыман картада ашкайнату бизләре юк. Аларда ашкайнату файдалы микроблар, бактерияләр, гөмбәчекләр, инфузориялар ярдәмендә бара. Әгәр сыер күп итеп ашаса, бигрәк тә ашлыкны, аларның кырык картасы тиешледән артыг-рак тулып, эшләүдән туктый, андагы микроорганизмнар кими, аларның көчләре бетә. Бу парезга (ярты паралич)  китерә.  

– Сыерны ничек коткарып калырга?

– Бер-ике көн ашатмаска, суны өзмәскә кирәк. 3 литр-лы суда 250 грамм глауберова тозын (натрий сульфат) эретеп тәүлеккә ике тапкыр эчерергә,  ярты литр суга бер аш кашыгы чемерица салып, иртә-кич бирергә, ярты литр көнбагыш маена 250 грамм аракы кушып, аны җылытып эчерергә. Сыерны йөртү, массаж ясау да файдалы. Сыер  күши башлый. Тиз арада ярдәм итмәсәң, күп очракта сыерларда кенәгәсыман карта тыгыла. Моның билгеләре: кырык карта бушаган булса да эшләми, тизәге коры, ялтырап тора, ат тизәгенә охшаган була. Кенәгәсыман картаның тавышы ишетелми, урнашкан урынына бассаң, терлек борчыла. Үз вакытында дөрес ярдәм күрсәтмәсәң, авыру озакка сузыла һәм сыер үлеп китәргә мөмкин. Дәвалаганда кырык карта чистарынып беткән булырга тиеш. Тыгылган кенәгәсыман картаны тозлар, майлар белән җиңеп булмый. Алар анда керә алмый, кырык картадан туп-туры эчәкләргә эләгә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Нишләргә, дигән сорау туа.

– Моның өчен шушы өч камерада микроорганизмнарны арттырырга, аларны тукландырырга кирәк. Авырганда алар бик күпкә кими. Институтта укыганда терапия кафедрасында укыткан Л.Н.Замарин безгә шундый төнәтмә кулланырга өйрәтте. Мин аны күп еллар кулланам һәм файдасын күрәм.  3 литрлы банкага 100 грамм чүпрә (коры түгел), бер стакан шикәр комы һәм  литр ярым җылы су (35–40 градуслы) салабыз. Моны кичтән ясап җылы урында әчетәбез. Иртә белән эчертер алдыннан банканы тутырып җылы су өстибез, шуңа 100 грамм аракы яки бер аш кашыгы чемерица салабыз. Күп сыер аны яратып эчә. Эчмәсә, авызына мәҗбүри салырга кирәк. Бушаган банкага яңадан ясап куярга һәм кич белән тагын бирергә. Моны  биш көн буе иртә һәм кич эчертергә. Сыер күши башлаганчы ашарына бирмәскә, бигрәк тә икмәкле азыкларны. Бу төнәтмә башта кырык картада микроорганизмнарны күбәйтә, аннан алар тыгылган кенәгәсыман картаның битләренә кереп каткан азыкларны җебетеп, микроорганизмнар үз эшен үти башлый. Сыер ябыкмасын өчен система бирсәк, йөрәк дарулары куллансак, әйбәтрәк була. Бу төнәтмәне кыш көне айга бер тапкыр сыер авырмаганда да биргәләп  торсагыз, сыерның сөте артыр. Ул  әле витамин чыганагы да.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X