erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан мөфтие Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 88нче мәктәбе бинасында урнашкан тавыш бирү участогында булды. Ул Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде һәм дин тотучыларны бөтенроссия тавыш бирүеннән читтә калмаска өндәде.

Конституция — ул җәмгыять һәм дәүләт арасында килешү. Аны исәпкә алып, киләсе елларга үзара мөнәсәбәтләр урнаштырылачак. Бу килешүдә гаилә кыйммәтләренә һәм балаларга  кагылышлы башка мәсьәләләрне билгелибез. Шуңа күрә минем фикеремчә, тавыш бирергә килергә һәм үз позицияңне белдерергә кирәк», — диде Камил хәзрәт тавыш биргәннән соң.

Сайлау пунктына кергәндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең температурасын үлчәделәр, шәхси саклану чаралары һәм ручка бирделәр. Аннары ул сайлау комиссиясе әгъзасына ерактан паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына китте.

Һәр россияле нәрсә өчен тавыш бирүне үзе хәл итәргә тиеш, диде Камил Сәмигуллин. Ул учакны сүндерергә омтылган кырмыска турындагы гыйбрәтле хикәяне мисал итеп китерде. Аннан ни өчен шулай тырышасың дип сорагач, кырмыска: «Аның каравы, Ходай миннән сорагач, мин үземнең көчемнән килгәннең барысын да эшләдем дип әйтермен», — дип җавап биргән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең бурычыбыз — дин тотучыларның тавышы ишетелсен өчен килү. Без үз позициябезне белдерәбез», — дип йомгаклады Сәмигуллин.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия плебисциты 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X