Реклама
16 кеше хастаханәдә, 24 кеше өйдә дәвалана
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 40 яңа очрагы теркәлгән. Аларның өчесе читтән кертелгән, 37 очракта авыру контактлы.
Казанда 12, Чаллыда 14 очрак теркәлгән. Азнакай, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Чистай районнарында икешәр, Югары Ослан һәм Зәй районнарында берәр кеше авырый.
4 июльгә Татарстанда коронавирус авыруының 22 598 очрагы теркәлгән.
20 305 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән узган тәүлектә – 8 кеше.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз