erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча 1 млрд сум акча бирелде

Ташламалы кредитны Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 1 июньгә Россельхозбанк «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 1 млрд. сумга 468 кредит бирде.

«Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 млн. сум тәшкил итә. Татарстан халкы, Россельхозбанкның уникаль тәкъдименнән файдаланып, авыл җирлегендә авыл ипотека программасы буенча торак сатып алды”, - дип билгеләп үтә “Россельхозбанк” АҖнең Татарстан төбәк бүлеге директоры Ләлә Кудермәтова.

Халыкта торак йортлар сатып алуга (гаризаларның гомуми саныннан 39%), өлешле катнашу шартнамәләре буенча (19%) һәм сату-алу шартнамәләре буенча (33%) фатир алуга ихтыяҗ бар.

Мөрәҗәгать иткән клиентларның 29 %ы халык саны 5 меңгә кадәр булган кечкенә торак пунктларда авыл территорияләрендә торак сатып алу яки төзү белән кызыксыналар, 36 %ы район үзәкләренә йә күпләп төзелеш бара торган территорияләргә карый торган 5 меңнән 10 меңгә кадәр кешесе булган торак пунктларда торак сатып алырга тели.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искәртеп узабыз, авыл ипотекасы елга 3%лы ставка белән (ипотеканы иминләштергәндә - 2,7%) 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредитны Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә). Бу кредитка авыл җирлегендә йорт, фатир төзергә йә сатып алырга, җир кишәрлеге сатыр алырга мөмкин.

Ташламалы кредитны Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә). Мәсәлән, авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш.

Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 05.03.2020 № 48/2-пр Боерыгы белән расланды. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә, боларга Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар кертелде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X