erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда фермерлар өчен яңа грант булачак

Бу грантка кемнәр дәгъва итә ала?

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта яза.

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль закон нигезендә эшкуарлыкның микро- яисә кече эшкуарлык критерийларына җавап бирә торган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен (авыл территориясендә теркәлгән көннән 24 айдан артыграк гамәлдә булган) 30 млн сумга кадәр күләмдәге «Агропрогресс» гранты кертелә.

«Агропрогресс» — бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен грант (мәс., җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр), моңа КФХлар, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары керми, алар өчен аерым программалар эшли.

Агропрогресс гаилә фермаларын үстерү буенча грантка бик охшаган, шул ук максатлар өчен тотыла: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аны эшләнмәләре продуктларын җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сату базасын үстерү, моңа авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен яңа объектлар төзү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен объектларны җайланмалар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус транспорт белән комплектацияләү, авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү материалы сатып алу керә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, тармакны алга таба үстерү бурычларын үтәү күп очракта кече хуҗалыклар эшенә бәйле, болар — 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 мең фермер хуҗалыгы, 2019 елда җитештерелгән 250,9 млрд.сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы — 125,7 млрд. сумы аларга туры килә (КФХ — 25,4 млрд. сумлык (10%), шәхси ярдәмче хуҗалыклар — 100,3 млрд. сумлык (40%).

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкмы, фермермы яки үзмәшгульме ул, нинди рәвештә эшләве мөһим түгел, республикада җитештерү белән шөгыльләнүче һәр кеше кадерле», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/16-09-2020/tatarstanda-fermerlar-chen-30-mln-sumga-kad-r-ya-a-grant-bulachak-5771813

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X