erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда иминиятләштерүче затлар Пенсия фондына дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алалар

Татарстанда иминиятләштерүче затлар өчен яңа сервис эшли башлады

Аның ярдәмендә Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә, Пенсия фондына электрон документ әйләнеше аша тапшырыла торган персонификацияләнгән исәп отчетын бирүгә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. 

Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләштерүчеләрнең электрон документ әйләнеше аша алынган “Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” (СЗВ-ТД) мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне otchet_pfr@101.pfr.ru электрон адресына юлларга мөмкин.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгълүматларның башка төрләре буенча мөрәҗәгатьләр сервислар электрон документ әйләнешенә күчкәннән соң эшкәртеләчәк. 

“Иминиятләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат” формасы буенча отчет, шул исәптән аны тутыру, тапшыру вакыты, мәгълүматларның форматы турында яңалыклар Россия Пенсия фондының рәсми сайтындагы www.pfr.gov.ru “Электрон хезмәт кенәгәсе” бүлегенә урнаштырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X