erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда машинада сәяхәт итү өчен аудиогид барлыкка киләчәк

Бу маршрутка Биектау, Әтнә, Арча районнары авыллары керә.

«Татарстан Республикасы Әтнә район башкарма комитетының Мәдәният бүлеге», Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатчан гранты кысаларында Яңа ел каникуллары алдыннан "Юллар" проектын эшләтеп җибәрергә җыена.

«Юллар» проекты - Казан артының төньяк-көнбатыш «дугасы»нда урнашкан авыллар турында кызыклы мәгълүматны туплаган онлайн-аудиогид буларак күзаллана.  Ул боҗралы автомобиль маршрутына нигезеләнеп эшләнгән. Бу маршрутка Биектау, Әтнә, Арча районнары авыллары керә. Мәсәлән, Татарстандагы иң борынгы мәчете булган Түбән Бәрәскә, серле утарлы Олы Мәнгәр, Ташкичү, Кошкар, Коморгуҗа һәм Корса авылларындагы тарихи мәчетләр, мәдрәсәләр. Шулай ук Олы Әтнә, Арча, Биектау, Яңа Кырлай, Кушлавыч һ.б. Барлыгы 30дан артык торак пункт турында мәгълүмат булачак.

Яндекс-карта белән тоташтырылган аудиогид җирле риваятьләр, топонимика, табигать, әдәбият һәм сәнгать, мәгърифәтчелек турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Анда истәлекле урыннар, кафе, ял итү зоналары һ.б. турында актуаль мәгълүмат бар. Моннан тыш, 10 торак пунктта туган якны өйрәнү һәм әдәби музейлар бар. Һәм әлбәттә, сәүдәгәрләр һәм меценатлар, мәгърифәтчеләр һәм язучылар, галимнәр һәм муллалар турында күбрәк белү мөмкинлеге туачак. Тукай, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәрҗани, Курсави һәм башка күренекле кешкләр турында да мәгълүмат тупланган.

«Ял көннәренә, кунып калып яки кунмыйча гына бик кызыклы сәяхәт кылырга мөмкин. Казан артының бай тарихына һәм мәдәниятенә чуму өчен менә дигән форсат! Ә иң мөһиме - аудиогидны тыңлап кына калмыйсың, бу урыннарны үзең барып күрәсең, тарихи урыннарны барлыйсың”, - дип хәбәр итә проект кураторларының берсе Диләрә Гафиятуллина.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгълүмат республиканың ике дәүләт телендә дә бирелү  «җирлек рухын», территориянең мәдәни кодын тоярга, татар телен белүне яхшыртырга мөмкинлек тудыра. 

"Без бу маршрут буенча көз көне журналистлар һәм "Ачык университет"ны тәмамлаучылар белән уздык, аның буенча, Кырлайда кунып калып, ике көн сәяхәт иттек. Бик гыйбрәтле сәфәр булды! Әтнә районы безнең өчен ачыш булды, Тукай белән бәйле урыннар белән бергә – ул безнең милли энҗебез. Шулай итеп, аудиогид булдыру идеясе туды”, - ди Зөһрә Вилданова, татар яшьләре форумы лидерларының берсе, “Ачык университет” кураторы. 

Аудиогид булдыру эше бүгенге көндә финал стадиясендә. Тиздән һәр теләгән кеше аның белән махсус порталда бушлай файдалана алачак. Проект турындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Белешмә. 2021 елда. Муниципаль мәдәни оешмаларга «Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм» гранты бирелә. Грантны оештыручы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

ТР Мәдәният Министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X