erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда тавыш бирү өчен участок эзләү буенча Россиядәге беренче телеграм-бот эшли

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Telegram мессенджеры аша тавыш бирү өчен участок табарга ярдәм итүче «Минем сайлау участогы» чат-ботын эшләтеп җибәрде. Бу Россиядә мондый беренче сервис һәм ул Татарстан халкына гына исәпләнгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Цифрлы технологияләр өлкәсендә Татарстанны хаклы рәвештә алдынгы төбәк дип санарга мөмкин. Узган атнада Роскомнадзор Россиядә Telegram мессенджерын тулысынча ачты, ә бүген без татарстанлыларга мессенджерны Россия Федерациясе Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирү вакытында виртуаль ярдәмче сыйфатында файдаланырга тәкъдим итәбез», — диде Кондратьев.

Ул, чат-бот эше принципларына ачыклык кертү өчен, файдаланучыларга махсус күнекмәләргә ия булырга кирәк түгел, диде. «Килеп чыккан сүзләр ориентлашырга ярдәм итә», - дип аңлатты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Татарстанлылар, https://t.me/my_cikrt_botсылтамасы буенча күчеп, эш мөмкинлекләреннән бүген үк файдалана ала. Сервис виртуаль аралашу принцибы буенча эшли. Бот кулланучыны сәламли һәм якындагы сайлау участогын табуда ярдәм тәкъдим итә. Моның өчен шәһәр һәм урам исемнәрен кертергә кирәк. Мәсәлән, Казан, Тынычлык урамы. Шуннан соң система аерым хәбәрләр рәвешендә әлеге районда урнашкан тавыш бирү өчен барлык мәйданчыкларны тәкъдим итәчәк. Участок адресы язылган табличкага басып, кулланучы 

сайлау комиссиясенең адресын һәм телефоннарын үз эченә алган тулы мәгълүмат ала. Шунысы кызык, картада геопозиция дә хәбәргә кушыла, ул кулланучыга җирлеккә ориентлашырга һәм маршрут сайларга ярдәм итәчәк.

«РФ Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүне уздыру чорында чат-бот актуаль технологик карарга әверелә. Элегрәк сайлау участогын онлайн-эзләүне Россия Үзәк сайлау комитеты сайтында гына карарга була иде. Әмма анда система җентекле мәгълүмат таләп итә. Бу очракта Telegram белән барысы да максималь гади - бары тик шәһәр һәм урам исеме. Өстәвенә, участок буенча мәгълүматны теләсә кайсы вакытта соратып алырга мөмкин, чат-бот һәрвакыт элемтәдә», — дип аңлатты Андрей Кондратьев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Telegram мессенджерын сайлау очраклы түгел. Ул смартфон кулланучылар арасында аралашу өчен иң популяр кушымталар бишлегенә керә. Якын арада Telegram мессенджерын үз күрүчеләр саны артыр дип көтелә, чөнки 18 июньдә Роскомнадзор Россиядә мессенджер эшенә барлык чикләүләрне бетерде.

Татар -информ 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X