erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның 19 районында биологик калдыкларны юкка чыгару проекты тормышка ашырыла

Биологик калдыкларны юкка чыгару буенча пилот проект 2014 елда ук Саба районында эшли башлаган булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

 

Проект ярдәмендә Саба районының эпизоотик һәм экологик мохите яхшыртылган.

Быелгы ел башыннан проект республикада 19 районны үз эченә алды. Ел дәвамында биологик калдыкларны җыю һәм контейнерлар кую тагын 17 районда оештырылачак. 2021 елга республикада барлык раойннар да калдыкларны әнә шулай җыю ысулы белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хайваннары үлгән кешеләр тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә үзләре яшәгән урындагы дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

2019 елдан Россиядә “Экология” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычы булып каты көнкүреш калдыкларын комплекслы җыю, законсыз чүп түгү урыннарын юкка чыгару, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X