erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Татмедиа»нең Telegram-каналы Татарстанда иң күп укыла торган өчлеккә кергән

Узган атнада Түбән Камада экстрим-парк ачу турында пост популяр булды.

Узган атна нәтиҗәләре буенча «Татмедиа»нең Telegram-каналы Татарстанда алдынгылар бишлегенә керде. Бу хакта телеграм-канал материалларында хәбәр ителә.

«Бер атнада каналга 36 тапкыр сылтама ясалган. Бу уңышлы каналлар бишлегенә эләгү мөмкинлеге бирде. «Татмедиа» агентлыгының рәсми телеграмы «Шалтай-Бабай» һәм «by Kazan» каналларын узып, күзәтү рейтингында өченче юлны алды», диелә хәбәрдә.

Түбән Камада 2021 елда яңа заманча экстрим-парк ачачаклар дигән пост популяр булган. Ул узган атнада 16,5 мең карау җыйган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылган. Канал көн саен Татарстан Республикасында мөһим вакыйгалар турында яңалыклар, фото һәм видео куя. Telegram «Татмедиа» холдингы өчен социаль медиаларда өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора.

Быелның язында «Татмедиа»нең Telegram каналы Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының башка каналларын язылучылар саны буенча узып китте. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X