Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Теннис, бадминтонны районда кем оста уйный?

    Менә шулай профсоюзлар спорт белән бергә яши.

     “Арча” спорт комплексында барган уеннарны каравы үзе бер күңелле булса, уйнаучылары белән аралашуы тагын да кызыграк иде. Район мәгариф хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары командалары ярышты. Теннис һәм бадминтон уйнадылар.

     Тирләп-пешеп теннис уйнаганнан соң Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөлфәт Хәйруллин шатлыгы белән уртаклашты. Улы Илфир туган! Матур гына ике кызлары үсеп килә. Менә хәзер өченчеләре – ир бала туган! Бик сөенгәннәр. Без дә сөендек. Котлыйбыз! Игелекле бала булсын!

    – Быелгы уку елында спорт ярышлары 5нче төр буенча бара инде: кросс, дартс, ату, бадминтон, өстәл теннисы, – дип сөйләде Зөлфәт Хәйруллин. – Зона ярышы безнең мәктәптә дә булды. Өстәл теннисы буенча көчле командалар килгән иде. Уен теннис ракеткасының нинди булуыннан да тора икән. Менә әле яңа гына 5 мең сумлык теннис ракеткасы белән уйнадым. Бөтенләй икенче.

    Сүзгә профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов кушылды.

    – Ахырдан уку елы дәверендә спорт төрләре буенча оештырылган ярышларның нәтиҗәләре карала. Җиңгән, призлы урыннарны алган башлангыч профсоюз оешмалары командаларына бүләкләр бирелә. Ә бүләкләр мәктәпкә спорт тормышы буенча нәрсә кирәк – шул алына. Яңа Кенәр мәктәбенә алынган бүләкләрнең берсе – теннис ракеткалары булды.

    Реклама

    Зөлфәт Хәйруллин теннис уенында 1нче урынны алды. Күрәсең, аңа ракеткалар да булышкандыр! Икенче урында – Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. Өченче нәтиҗәне Апаз мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Фаязов күрсәтте.

    Янәшәдә генә хатын-кызлар теннис уйнады. Шушмабаш мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Гүзәл Вафина: “Безнең мәктәптә теннис уйнарга мөмкинлекләр бар”, – диде. Отар өчен, билгеле, теннисны даими уйнарга кирәк. Һәм Гүзәл отты да! Афәрин! Көчле көндәше Апаз мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гарипова: “19 ел укытам, – дип сөйләде. – Бүген ярышларга 4 кеше килдек. Зона ярышында 1нче урынны алдык. Өстәл теннисы бик хәрәкәтле һәм җитезлек сорый торган уен”.  Альбина җан-фәрманга тырышып, бирелеп уйнады. Рәхмәт, матур уен күрсәтте. Икенче нәтиҗә анда булды. Өченче урынны 6нчы балалар бакчасыннан Зилә Гатауллина алды.

    Бадминтончыларның үз дөньясы. Хатын-кызлар, ир-атлар кызып-кызып бадминтон уйный.  Хәсәншәех мәктәбе директоры Шамил Сәләхов та монда. Дөньясын онытып бадминтон уйнаган Рифат Мостафин турында: “Балтачтан килеп бездә физкультурадан укыта. Бик тырыш укытучы.  Балалар бик ярата үзен. Спорт тормышы бик җанлы бара бездә. Урыннар алып торабыз”, – дип сөйләп торды. 6нчы мәктәптән Рәнис Нәбиуллин – 1нче, Урта Пошалым мәктәбеннән Айнур Сафин – 2нче, Арчаның 2нче мәктәбеннән Булат Шакиров 3нче урынны алды. Ә хатын-кызлардан Урта Пошалым мәктәбеннән Гөлшат Әхмәдуллинага тиңнәр булмады.  Арча Укучылар сараеннан Ләйсән Хәйруллина – 2нче, 9нчы балалар бакчасыннан Лилия Гәрәева 3нче булды.

    Соңыннан профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырды. Менә шулай профсоюзлар спорт белән бергә яши. Уңышлар!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: