Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әти дә, әни дә – Шукуржон!

    Бер газета укучыбыз: “Иске Масра авылында дүрт баланы берүзе тәрбияләүче ата бар. Аларның йорты бик начар, кыш көне өшеп үлмәсләрме икән?” – дип шалтыратты.

    Иске Масрага без социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина белән бардык. Икесе дә бу гаиләне яхшы беләләр, мөмкин булган ярдәмне күрсәтеп торалар. Шукуржонны бары тик әйбәт яктан гына тасвирладылар. Районда андый гаиләләр арасында үрнәк булып тора, диделәр.

    “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов: “Шукуржон терлекләр барында фермада эшләде, тәртипле кеше, балалары бик итагатьле, очрашкан саен матур итеп исәнләшеп узалар. Мөрәҗәгать иткәндә ярдәм итми калган юк”, – диде.

    Курса-Почмак урта мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова балаларын мактый, бик активлар, пөхтә киенеп йөриләр, әтиләре җыелышлардан калмый, ди.

    Шукуржон үзе өйдә юк иде, Арчага киткән, хуҗадан башка нишлисең инде, икенче киләсе булыр дип уйлап бетермәдем, шул арада безне өч малай, бер кыз чолгап алды. Директор апалары белән кочаклашып күрештеләр. Ул аларга күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Мин дә баш мөхәррирнең әманәтен үтәдем – ул яңа суыртылган бал биреп җибәргән иде.

    Ишегалды тулы чебиләр, тавык һәм әтәчләр йөри. Озын теплица сузылып киткән. Шукуржон авылны кыш көннәрендә дә тавык йомыркасы белән тәэмин итеп тора икән.

    – Бик үк уңышлы көн булмады бүген, – дим юлдашларыма. – Авыл җирлеге башлыгы белән дә очрашып булмады, Шукуржон да өйдә юк, җитмәсә...

    Бәхеткә Нурзилә Бариевнада Шукуржонның телефон номеры бар икән. Шуны җыям, бик тиз алды Шукуржон. “Китми торыгыз, хәзер кайтып җитәм!” – диде. Башлыктан вәгъдәлерәк кеше булып чыкты ул, бераздан кайтып та керде.

    Ә ул кайтканчы балалары хуҗалык биләмәләре буенча экскурсия оештырды. Теплицада помидорлар җимешләрен көчкә күтәреп утыра. Бер өлешендә әниләре белән яңа чыккан чебиләр йөри.

    Ул арада малайларның берсе аркандагы үгезгә чиләк белән су алып менеп эчерде. Сыер асрыйлар, ул көтүдә.

    Шукуржон безне күреп һич тә аптырамады, мондый гаиләне күзәтеп торучы оешмалар җитәрлек. Җиңел сөякле, ачык кеше. Рус телендә аралашабыз, татарча да аңлыйм, ди. Эчми, тартмый. Хатын-кызлар белән йөрми, дип тә өстәр идем, андый ялгышы булган. Туксанынчы еллар ахырында безгә акча эшләү өмете белән килгән. Шул  вакытта бер марҗа апайга (булачак тещага) фатирга кергән. Менә шуның бер кызы белән кавышкан да... койрыгы бозга ябышкан. Җиңел тормыш белән яшәргә яраткан хатын булып чыккан теге. Кайлардадыр йөреп Шукуржонга балалар ташыган. “Яраттым мин аны, аннан бездә балаларны ташлый торган гадәт юк”, – ди. Ана капиталы исәбенә Иске Масрада шушы иске йортны сатып алганнар.

    Ана кеше монда урнашкач та акылга утырырга җыенмый. Шукуржон аны урманнан, су буйларыннан эзләп алып кайта. Хыянәтләрен гафу итә, балалар анасыз үсмәсен дигәндер инде... Әмма файдасыз, берничә ел элек ул бөтенесен ташлап чыгып китә– Беләсезме, мин шуннан соң үземне иректә, бәйсез итеп тоя башладым, – ди Шукуржон. – Хәзер аны эзләп йөрисе юк.

    Кайсыдыр миңа: “Ул беркайда да эшләми”, – диде. Дөрес, рәсми эш урыны юк аның. Әмма моңа ул гаепле түгел, авылда бердәнбер эш урыны булган ферма ябык бүген. Ә Шукуржонның эшләре – санап бетергесез. Ялгызы дүрт бала тәрбияләгән өчен генә дә аңа орден булмаса да, медаль бирерлек. Аларны киендерәсе, ашатасы, эчертәсе, укытасы бар.

    Гаҗәеп хәлләр бар инде бездә.  Балалар йортыннан дүрт бала алган кешегә дәүләт күпме акча түләр иде! Ә дүрт баланы балалар йортына тапшырмыйча тәрбияләүче атага дәүләт бер тиен дә түләми! Чөнки аның гражданлыгы юк! “Ел саен “вид на жительство”ны озайтып барам”, – ди. Гражданлык алырга омтылып караган, рус теленнән имтихан бирә алмаган. Гражданлык, рәсми эш урыны булмагач  балаларга пособие дә түләнми. Ә ул үзе Россия гражданнары булган дүрт баланы тәрбияли...

    Шукуржон безне өйгә дә алып керде. Бар җирдә пөхтәлек, чисталык, бернинди ят ис юк. Хуҗабикәгә уңайлы булсын дип өр-яңа кухня җиһазлары алып куйган Шукуржон. Тик хәзер барын да үзенә әзерләргә туры килә, билгеле, балалар да булышабыз дип торалар.

    Мин алардан: “Авылда балалар бармы соң?” – дип сораган идем. “Бар, тик алар урамга чыкмый, телефонда утыралар”, – дип җавап бирделәр. “Дистанцион укытуга күчкән вакытта без  Райковларга ике телефон алып бирдек”, – ди мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова.

    Бу яктан да калышмый Райковлар. Информатика кабинетында  дәрестән соң да калып шөгыльләнә алар.  Башка фәннәрдән дә әйбәт укыйлар, иң өлкәне Фирдүс инглиз теле буенча ике тапкыр район олимпиадасында катнашып призлы урыннар алган. Арчаның 2 номерлы мәктәбендә үткән дәүләт имтиханнарын, шул исәптән рус теленнән дә, “4”легә биргән! “Шатланып, балкып чыкканын күрсәгез иде аның!” – ди укытучылары.

    – Фирдүс педагогика көллиятенең информатика бүлегенә укырга керергә тели, – ди Шукуржон. – Әмма ул түләүле – елга 48 мең сум түлисе...

    Бәлки Фирдүскә ярдәм итәргә алынучы игелекле җаннар табылыр? Әлеге гаилә өчен гаять зур сумма ул. Моңа кадәр дә ярдәм итүче эшмәкәрләр булган. Кыз бала да барлыгын исәпкә алып, Шукуржон өйгә янкорма төзергә тотынган булган. Тик ул башланган килеш калган, эх, монысына да ярдәм итүче булса!

    Ходай Тәгалә әлеге гаиләне сынау, гыйбрәт өчен җибәргән кебек. Үз балаларын бар  дип тә белмәгән сәрхүш әтиләргә, ичмасам, әнә шул кешедән үрнәк алыгыз, дип әйтәләр икән. Бу кешенең шундый бала җанлы була алуына аптырыйлар, гаҗәпләнәләр. “Без барыбыз да шулай тәрбияләнгән”, – ди Шукуржон.

    Ул бу сүзләрен еш кабатлый.

    Реклама

    – Мин сезне чәй эчерми җибәрмим, хәзер карбыз да ашыйбыз. Бездә өйгә килгән кешене болай гына җибәрмиләр, – диде ул.

    Ишегалдында зур сәке, аңа җәймә җәелгән. Шунда гына утырыйк, дибез.

    – Юк, утырмый торыгыз, хәзер матрас алып чыгабыз, – дип бер малае белән өйдән матраслар  алып чыктылар.

    Өйләренең түр ягында да сәкеләр. Шуларда йоклыйлар.

    – Кышларын салкын булмыймы соң? – дип төп сорауны бирәм.

    – Газ ягабыз инде, – ди Шукуржон.

    Күптән салынган йортта җылы бик тормыйдыр да инде. Әмма урамда 30 градус эссе торганда бу турыда сөйләшү бик урынлы да түгел кебек. Гел бәясе артып торганда газны бик ачып бетерәсе дә килмидер хуҗа кешенең. Түлисе бар бит.

    – Кышкы салкыннарда килеп китәм әле, – дим Шукуржонга.

    – Килгән кешегә безнең ишекләр һәрвакыт ачык, – диде ул.

    Менә шундый дулкында аерылыштык без алар белән.

    Юлда кайтканда бик сөйләшәсе дә килми иде, баштан күп төрле уйлар үтте. Моны юлдашларым да сизде. “Миңа бервакытны Яңа ел алдыннан Иске Масрага барырга туры килде, – ди Миләүшә Ниязовна. – Юл чатында Шукуржон басып тора. Машинаны туктатып утырттым. “Арчага балаларга Яңа ел бүләкләре алырга барам”, – ди. Менә шундый ата ул!

    Социаль яклау идарәсеннән алынган белешмәдә түбәндәгеләр әйтелә: “Курбонов Шукуржон Тураевич гаиләсе күп балалы, тулы түгел. Иске Масра авылында теркәлгән. Гаилә 2011 елда Казан шәһәреннән кайта. Ана капиталы исәбенә йорт алалар. Балаларның әтиләре Курбонов Шукуржон Тураевич 1966 елда туган, әлеге адреста вакытлыча теркәлгән.

    Балалары Райков Фирдүс Шукуржонович 2005 елда туган, Курса-Почмак урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаган. Райков Тимур Шукуржонович 2007 елда туган, Курса-Почмак урта мәктәбендә укый. Райков Артур Шукуржонович 2010 елда туган, Иске Масра мәктәбендә укый. Райкова Мария 2012 елда туган, Иске Масра мәктәбендә укый.

    Балаларның әниләре А. ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Балаларны әтиләре Шукуржон Тураевич тәрбияли һәм карый, 2011 елның 24 сентябрендә балигъ булмаган дүрт балага карата аталык рәсмиләштерде. Ул 2020 елның 6 апреленнән “вид на жительство”га ия. Рус теленнән имтихан бирә алмау сәбәпле, РФ паспортын ала алмый. 2022 елда кабат имтихан бирәчәк.

    Гаиләнең яшәү шартлары: агач өй, мәйданы 44,7 кв.метр. Санитар хәле канәгатьләнерлек. Газ кергән, су бар. Кирәкле мебель һәм көнкүреш техникасы бар.

    Йорт яны участогында яшелчә, бәрәңге үстерәләр. Помидор, кыяр үстерү өчен зур теплица бар. Йорт кошлары, мөгезле эре терлек тоталар. Гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре иганәлек ярдәме оештырырга булышалар (кер юу машинасы, кием, аяк киемнәре). Балалар мәктәптә бушлай туклана. Күп балалы гаилә буларак, торак мәйданы һәм хезмәтләрнең социаль нормалары чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30 процент ташлама каралган. Дүрт балага укып бетергәнче, әмма 18 яшьтән артык түгел, ай саен 1280 сум күләмендә юлда йөрү өчен түләнә”.

    Шукуржон – дини кеше. Арча шәһәрендәге үзәк мәчеткә намазга йөри. Очраган машиналарга утырып. “Анда кеше күп, күңелле”, – ди. Балаларга дин тәрбиясе бирү турында да сөйләштек. “Бу – йөрәк эше, – диде ул. – Минем бу турыда сүз кузгатканым юк. Һәрберсе моны үзләре хәл итәрләр”.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: