Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тинчурин театры актрисасы Илсөяр Сафиуллина: «Мин теге дөнья чигендә басып тора идем»

    Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театрының иң популяр артистларының берсе булган Илсөяр Сафиуллинаның сәхнәдән югалу тарихы - эксклюзив интервьюда

    Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Илсөяр Сафиуллина белән без күршеләр — заманында яңа йортка бергә күчендек. Ачык, аралашырга рәхәт кеше иде. Яхшы күрше булды. Иде диюемнең сәбәбе — соңгы елларда ул югалды. Театрдан, тирәлектән… Йортыбыздан китмәде, Илсөяр үз дөньясына бикләнде. Авыруын чамалый идек, әмма бәреп кереп, маңгаена бәреп сорамадык. Дөрес, соңрак ул кибеттән ипи, аптекадан дарулар алуымны үтенгәләде. Кертеп ишек төбенә куя идек тә, төгәл саналган акчасын һәм елмаюлы рәхмәтен алып чыгып китә идек. Тел кычытса да сорамадык. Тинчурин театры да сер чыгармады.

    Быел Тинчурин театры музеенда Илсөярнең үзеннән башка гына аның тыйнак юбилеен да үткәргәннәр. Тамашачысы яраткан актрисасын искә алган.

    Ниһаять, Илсөяр Сафиуллина ачылырга булды.


    Илсөяр, туп-туры сорыйм инде — нәрсә булган иде сиңа? Нигә югалдың? Күршең булып та берни дә белмим бит.

    Югалу, әлбәттә, кинәт түгел иде, барысы да әкренләп булды. Һәм аны театр гына белде. Ә менә авырып китүем кисәк булды. Бер көн эчендә! Аякларга парлы процедура алганнан соң, ике тукталыш җәяү кайттым һәм кинәт кенә йөри алмый башладым. Ярты еллап хастаханәләрдә яттым, МРТлардан чыкмадым. Әмма гади хондрозга санап, кирәкмәгән дәва алганмын булып чыкты. Санаторийлар да нәтиҗә бирмәде. «Ничего нет» диагнозы белән шактый яшәдем. Дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелмәгәнлеге ике елдан соң гына ачыкланды. Ниһаять, диагнозларыма әзрәк ачыклык керә башлады. Миңа йөрергә ярамаган икән. Әмма эш узган иде инде. Ялкынсыну калган. Элеккеге эндокринологик авыруларның мускулларны зәгыйфьләндерүе, көчле гормональ терапиянең сөяктәге минералларны юганлыгы ачыкланды.

    Театр бинасы ремонтта вакытта Россия буйлап гастрольләрдән кайтып кермәдек бит без. Шул чакта да ябыгып беткән идем. Инде бу стресс та өстәлгәч, авырлык нык кимегән һәм хәлне тагын да катлауландырган икән. Мускул каркасы булмагач, мин турыдан-туры сөякләргә басып коточкыч авырту кичерәм булып чыкты. Сеңерләрем тотмый, сөякләр урыныннан тиз чыга башлады.

    Мине караган профессор ашыгыч рәвештә 6 кг авырлык җыярга кушты. Табиблар системалы дәвалау курслары билгеләде. Боларны үтәргә еллар кирәк иде.

    Димәк, театрдан беркемгә белгертмичә генә китеп бардың?

    Әле бөтенләй ябыгып беткәнче — 2016 елга кадәр яңа репетицияләрем булмаса да, спектакльләремдә уйнадым мин. Берсен уйнап чыгам да, икенчесенә кадәр аяк ялкынсынуын дәвалыйм. Уйныйм да, тагын дәвалау курслары. Ә биюле спектакльләремне дублерлар уйнады.

    2016 елда сәхнә белән хушлаштың инде алайса?

    Әйе, сәхнәне ташлап торырга туры килде. Чөнки ябыкканнан ябыктым мин. «Илсөяр ханым! Сәбәпләре күп — барысын да ачыклау өчен шактый вакыт кирәк. Сез организмың соңгы ресурсларын ала торган терапиядан соң чиксез авырлык югалткансыз. Теге дөнья чигендә басып торасыз дигән сүз. Әгәр дә административ ял алып 1-2 ел эчендә авырлык җыймасагыз, минимум — сез егыласыз», — диде табиб. Ул хаклы — хәлем чыннан да шулай иде. Кычкырып сөйләшкән тавышлардан да хәлем бетә. Озак басып тора алмыйм, Ярты килодан авыррак әйбер күтәрә алмыйм. Хәтта телефон трубкасын күтәрү дә авыр иде. Кыш көннәрендә дүртәр ай урамга чыга алмый идем. Үткән язда карантинда бикләнеп утырып караган кешеләр минем хәлемне аңлар дип уйлыйм.

    Хәлем кичкә кадәр яшәргә генә җитәр дә, башка тора алмам кебек иде. Дөньяда ни барлыгын күрмәдем дә, ишетмәдем дә ул вакытта. Бөтенләй башка яссылыкка күчтем. Бер елым ниндидер чиксез озын бер көн кебек иде. Бер көн эчендә күтәрә, йөри, утыра алмый торганга әйләнү көнкүрештә «яңача яшәү» алымнары таләп итте.

    Куркыныч итеп сөйлисең, Илсөяр! Аллаһ сакласын!

    Ул вакытларда мәрхүмә әнием төшемдә гел янымда булды. Яңа фатирга күчеп йөргән вакытларда — моннан 16 ел элек югалттым әниемне. Аның төшләремә керүе дә нәрсәнедер искәртте… Әкренләп яңа халәткә дә җайлашасың икән.

    Көнкүреш эшләрен дә башкарасы бар бит әле ул хәлдә. Безнең йорт тирәсендә ул заманда йөгереп кенә чыгып керергә кибете дә юк иде.

    Әйе, янәшәдә бер азык-төлек кибете юк. Чех базарына кадәр бара идем, анда тамашачым булган сатучылар мине танып, аласы әйберләрне җыеша, таксига чыгарыша, таксист өйгә кертешә иде. Фатирдагы җиһазлар да яңа яшәү рәвешемә туры килми. Миңа уңайлы комодлар, биек урындыклар кирәк иде. Газ колонкасының автоматы, суыткычның тартма капкачлары җиңел, кер юу машинасының фронталь ачылганы, якты люстралар кирәк иде. Ә мин ни йөри, ни күтәрә алмыйм. Ул чакта интернет аша заказ заманы килеп җитмәгән иде әле. Туганнарым да чит шәһәрләрдә яши. Алар матди яктан булыштылар. Рәхмәт!

    Таныш кибетләргә шалтыратып, киңәшеп-сөйләшеп кирәк-яракны өйгә китертә идем. Бу хәл өч ел дәвам итте. Ул вакытта минем төп эшем — әзерләп ашап, авырлык җыю һәм физик күнегүләр (ЛФК) иде. Ул 6 килоны җыю өчен миңа биш ел кирәк булды.

    Илсөяр, син бит безгә — күршеләреңә дә әйтми-сөйләми идең. Кайчакта кибеттән кирәк-ярак алудан тыш, ярдәм дә сорамадың.

    Мин гомер буе ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә үзем эшләргә күнеккән. Башта әйтәсем килмәде. Шуңа да аз-азлап төрле кешедән ярдәм сорадым.

    Миңа театр түгәрәкләренә йөргән, сәнгатьле уку буенча шәхси дәресләр алган укучылар булышып китәләр иде, бергә укыганнар килгәли иде, күршеләрдән дә сорарга туры килде инде. Ходай бирә торды, әлхәмдүлилләһ! Бөтен дөнья булышты.

    Авыр чакта театр хәлеңә кердеме?

    Театр һәр яклап хәлне җиңеләйтте, булышты. Беренче вакытта Мәдәният министрлыгы бушлай санаторийларга җибәрде. Театр әһелләре берлеге Мәскәү аша матди ярдәм бирдертә алды. Театрыбыз профкомы кирәк чакта гел курьерлар җибәреп торды. Барысына да рәхмәт яусын!

    Тинчурин театрында ничә ел эшләдең син?

    25 еллык өзлексез стажым бар. Мин, мөгаен, Тинчурин театры бинасына иң беренче аяк баскан актрисадыр. Чөнки Камал театры яңа бинага күчкәч, бу бина бер ел буш торды. Шул вакытта анда без — Казан театр училищесында Марсель Сәлимҗановның соңгы җыйган курсы — Актерлык осталыгы дәресләрен укыдык. Шул чактагы фото да сакланган. Ике ел ярымнан нәкъ шул театр бинасында — шул грим бүлмәсендә эшли башладым.


    Бу театрның күчмәлектән күчкән чоры була инде, әйеме?

    Театрның күчмәлектән стационарлыкка күчкән — Тинчурин исемен яңа алган вакытлары иде. Режиссер Дамир Сираҗиев киткән генә иде әле, режиссёрсыз эшләдек. Без — Казан театр училищесының рәттән өч чыгарылышыннан сайланган артистлар — театрга көчле дулкын, нык ансамбль булып килеп кердек.

    Миңа 19 яшь иде. Театрга 8 мартта килдем. Кулыма бүләк — өй тапочкасы тоттырдылар да: «Бүгеннән синең өең — театр», — диделәр. Ә ике сәгатьтән театрның «Аулак өй» программасына — җырлы-биюле күмәк сәхнәгә чыгарып җибәрделәр. Уйнап та чыктым.

    Бәхетле чаклар дип искә аласыңмы?

    Әйе, иҗатым бик бәхетле, нурлы булды. Әмма зур хезмәтле, җаваплы, сынаулы булды. Биш режиссер белән эшләдем.

    Тинчурин театрына март аенда килеп, сезон ябылганчы өч ай эчендә өч спектакль чыгардым, аннары бер ай җәйге гастрольләр. Ә июльдә җиде спектакльгә «вводка» кереп, Ташкент гастрольләренә китеп бардык.

    Яңа сезонда инде мин 11 спектакльдә уйный идем. Ярты ел эчендә бит ул! Бу бик күп! Мин хәзер ул кадәр уйнаган яшь артистны белмим.

    1993 елда театрга яңа баш режиссер килде һәм Рәшит Заһидуллин чоры башланды.

    Әйе, баш режиссер килде һәм без 10 ел буена театрдан «чыкмыйча» театр тарихының стационар-академик юнәлештәге этабын төзедек. Татар, рус һәм чит ил классикасы, театр тарихында беренче әкият һәм аның системалашуы, эксперименталь жанрлар, җырлы-биюле концертлар һәм башкалар…

    Мин 10 ел эчендә комедиянең барлык җанрларында уйнап чыктым. Илдар Юзеевның «Резидәкәй» спектаклендә — Сөмбел, Разил Вәлиевнең «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә — Айсылу, Фәнис Яруллинның «Сөембикә егет сайлый»сында — Диләфрүз, Наил Гаетбайның «Әстәгыфирулла”сында — Ләлә, «Ничек кияүгә чыгарга»да — Фәния…

    Күләмле татар, рус һәм чит ил классикасында уйнадым. «Фигароның өйләнүе”ндә — Сюзанна, Мольерның «Пурсоньяк әфәнде”сендә — Нерина, «Сүнгән йолдызлар”да — Фатыйма, Горькийның «На дне”сында Настя һәм башкалар. Яңа язылган яки алдарак язылып та миңа кадәр беркем дә уйнамаган, классика өлгесе булмаган әсәрләрдә уйнап, киләсе куелышларга өлге калдырган рольләрем бар. Хәй Вахитның «Кияүләр», «Туй алдыннан» спектакльләре, Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян”ы шундыйлардан.

    Хәтерлим мин ул «Гөлшаян”ны. Тамашачы да онытмагандыр.

    Реклама

    Татарстанны чит илләрдә тәкъдим иткән, Татар театрының 100 еллыгында уйналган «Гөлшаян» ул. Аның белән бөтен Россияне йөреп чыкканбыздыр.


    Болар сине таныткан да, туздырган да, күрәсең…

    Әйе. Үземә үзем һаман шул сорауны бирдем — нигә тиз туздым соң мин? Көн саен эшләп торган кер машинасы туза, айга бер юганы саклана. Гади формула! Кемдер гастрольләргә йөрми, кемдер театрның җәмәгать эшләрендә катнашмый, кемдер аз уйный һәм төп рольләр уйнамый, кемдер берничә тапкыр декретка китә — болар берсе дә миңа кагылмый.

    Хәтта режиссер: «За излишнее занятость в театре надо из театра уволить», — дип шаярта иде. Чөнки бию әзерлибез, ә мин кичке 6да спектакль уйнарга сәхнәгә төшеп китәм. Минем аркада репетиция өзелә. Авырулар гел аяк өстендә узды, гриппны, ангинаны авыруга да чутламадым.

    Калкансыман биз (щитовидка) авыруыннан 10 ел дару эчеп йөрдем. «Башка әгьзаларга зарары зур», — дип кисәттеләр, югыйсә, «операция кирәк», диделәр. Ләкин тавышсыз калу ихтималын да искәрттеләр! Курыктым. Сәламәтлек бәрабәренә сәхнәне сайладым! Соңыннан зарары калгач, хәл ителде инде ул үзе. Операциясез генә.

    Аннан, 15 яшемнән 40ка кадәр, гастрольләр өстенә, 70 км лы авыл юлы. Аның 7 км ын җәяү керү дә бар бит әле. Авылда зур бакчалар, димәк, җәй буе эш дигән сүз. Бар артист та андый режимда эшләми. Елга бер мәртәбә үз шәһәренә кайтып, җәйләрен ял итеп үткәргән рус артисты: «Мин синең режимда яшәсәм, күптән егылган булыр идем инде», — диде.

    Тормышым — театр дисең инде алайса…

    Мин театрга бөтен ил белән авырлык кичергән 1991 елда килдем. Театрларның да авыр чоры иде. 19 яшемдә Казанда 9 квадрат метрлы бүлмәдә үз тормышымны корып яши башладым. Яшәгән урыным Кабан артында — Каюм Насыйри урамындагы ике катлы агач «Артистлар йорты» иде. Анда без — яшь артистлар бергә эшкә барып-кайтып, уртак коридорларда бергә пешеренеп, репетицияләр ясап, премьералардан соң көчле фикер алышулар оештырып яшәдек. Бәлки шуңадыр, театрда безнең яшьләр ансамбле көчле, бердәм иде. Спектакльләребез дә ныклы актерлар ансамбле иде.

    Туксанынчы еллар… Ниндидер рух күтәренкелеге булса да, буш кибетләр, чиратлар һәм акчасызлык иде ул.

    Әйе. 9 квадрат метрлы бүлмәм буп-буш. Кибетләр буш… Укыганда яшәгән тулай торакка барып, сөйләшеп, арзанга яңа карават китерттем. Трамвайга утырып, Казанны әйләнеп, электр плитәсе, люстра юнәттем. Гастрольгә чыккан җирдән бер такта табып кайтып, шуны театрдан сорап алган тумбочкага кагып, өстәл ясадым. Шулай итеп бүлмәм тулды. Ташкентка гастрольләргә баргач, савыт-саба, сөлгеләр, киемнәр җыеп кайттык.

    Син бик популяр да идең ул чорда. Актив идең…

    Арада иң камил татар телле актриса буларак, театр исеменнән сөйләргә радио, телевидениегә җибәрәләр иде — шуңа еш күренгәнмендер. Ике телле дип бөтен рус театрлары артистларын юбилей белән котлаулар минем өстә иде. Телевидениегә туры эфирга чыгасы булса, әзерлексез дә сөйли ала дип «амбразурага» тагын мине китереп бастыралар. 18 ел буе Тинчурин театры вәкиле буларак, Театр әһелләре берлеге эшчәнлегендә катнаштым. Ул елларда күп ачылган татар гимназияләренә диспут-очрашуларга йөрдем…

    Инде тормышым җайланды, театр янәшәсендә иркен фатирга күчтем, театр бинасы ремонтланды дигәч кенә чир килеп чыккан.

    Яңа фатирга күчүемә сигез ел иде. Мин яңа фатирны җиһазлап, көйләп тә өлгерә алмадым. Чөнки күченүгә әни китеп барды, авылда әти ялгызы калды һәм миңа атна саен диярлек авылга кайтырга туры килде. Өстәвенә, читтән торып университетта укыйм. Театрда да рольләр күп. Театрда дүрт ел ремонт һәм без гел гастрольдә. Ярымремонт хәлендәге бинада Мостай Кәримнең «Айгөл иле”н, Хәбир Ибраһимның «Төн яна учакта» мелодрамасын чыгардык. Яңа бинада инде эшли генә башлаган идем шул…

    Хәзер кайсы ролең белән сәхнәгә чыгар идең, Илсөяр?

    «Айгөл иле”ндәге ике битлек Банат ролем белән. Таякка таянып (көлә). Яки Зәйнәпнең яшь чагын аның кызын уйнаган актрисага тапшырып, «Төн яна учакта» мелодрамасындагы Зәйнәп ролем белән чыгар идем. Мин әле бу рольләргә яңа өлгереп җиттем. Әлеге спектакль юбилеем хөрмәтенә театрның YouTube каналына куелган. Тамашачым карый ала.

    Яңадан театрга килеп уйный башлаячагыңа ышанасыңмы?

    Кешене ышаныч яшәтә. Алга этәрә. Әгәр дә мин, тереләм дип ышанып, урында ятарга тиешле килеш тә, «Гөргөри кияүләре”ндәге Марфа түти кебек «шуышып» йөрмәсәм, аягымны 10 см га да күтәрергә авыр чакта, мазьлар сылап, елый-елый өч ел ЛФК ясамасам… Белмим, нишләп бетәр идем?

    Әгәр дә Ходайдан язмышыңа: «Син Тинчурин эшләгән һәм Тинчурин театры булачак бинада укыйсың, укыганда фотога төшкән грим бүлмәсендә утырып татар театрына хезмәт итәсең», — дип язылган икән — син беркая да китә алмыйсың. Аек акыл белән үз хәлемне реаль күзаллавым бар, әмма алдагысын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

    Театрның бүгенге иҗаты белән син ни дәрәҗәдә таныш?

    Бер җәйне яңадан куелган «Гөлшаян”ны карадым. Кәрим Тинчуринның «Соңгы әсәр”енең генераль прогонын караган идем. Интернетка керә башлагач, театр репертуары белән рецензияләр аша танышып барам.

    Илсөяр, син озак еллар театрның баш режиссёры Рәшит Заһидуллин белән эшләдең? Аңа театрдан китәргә туры килде. Нигә шулай килеп чыкты дип уйлыйсың?

    Әйткәнемчә, мин шактый вакыт дөньяда ни барын күрмәдем-белмәдем. Соңгы 3-4 елда театрда нинди эчке халәт булгандыр — хәбәрдар түгелмен. Тинчурин исеме алган театрның беренче көннәреннән алып әйдәп баручы артистлар сафында 30 елга якын эшләгән, гомумтеатр индустриясе белән таныш актриса буларак кына нидер әйтә аламдыр.

    Аның белән бергә эшли башлаган, режиссёр фикерен тиз ота алган, аның методикасын белгән «Фикердәш артистлар ансамбле» — «костяк», ягъни умыртка баганасы ике дистә елда таркалды, тулы көчендә урта буын сафына килеп җитә алмады. Әйтик, Сәлимҗановның щепкинчылары кебек.

    Рәшит Заһидуллинның беренче чыгарылышы театрга яңа кан булып килеп кергән иде. Алар элеккеге «костяк» белән синтезда яхшы иде. Әмма үзе генә «костяк» булып өлгереп җитмәгән иде әле (хәзер өлгереп җиткәндер инде). Спектакльләр сыйфатында бу күренеш, әлбәттә, чагылыш тапмый калмый. Шуңа игьтибар иттем.

    «Костяк» булган олы буын да иртә китте. Яшьләр үз буынын уйный инде. Әмма җитди әсәрләрдә, җитди репертуар өчен театрның үз тукымасыннан үсеп, төп рольләр уйнап чарланган урта буын да кирәк бит әле. Бигрәк тә ир-атлар! Гомер буе эпизодта яки икенче план уйнап, тиз генә Чехов, Исхакыйларда җитди роль уйный торган артистка әйләнеп булмый. Бу — гомумтеатраль закон.

    Аннан хәзер без тизлек заманында, тиз аң үсешендә яшибез. Гади генә смартфон да минут саен яңартуны сорап тора. Репертуарда элек куелган спектакльләр урын алды һәм алар яңа заманда элеккеге сыйфатлы нәтиҗәсен бирми кебек тоелды. Уртакул тамашачы зәвыгына ияргән әсәрләрнең күплегенә игьтибар иттем. Ничектер ул заманча театраль дөньяга — нанотехнологиялар, башка ысуллар, формалар системасына җайлаша алмады кебек.

    Бәлки туксанынчы еллардагы кебек, классик язучыларның рух күтәрә торган әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булгандыр. Алар аша тамашачыны үз артыңнан ияртергә кирәк булгандыр… Бу абсолют хакыйкать түгел. Бәлки, мин ялгышамдыр…

    Сезнең буын артистларыннан сәхнәдә Лилия Мәхмүтова белән Ренат Шәмсетдинов кына калды түгелме? Безнең яшьлек чоры күпләрне сынады-сындырды, ватты-җимерде. Яшьтәшләрең белән аралашасызмы?

    Әле Зөлфирә Зарипова, Резедә Төхфәтуллина, Җәмилә Әсфәндиярова бар. Әйе, безнең буынга авыр йөк туры килде. Кемнеңдер гаиләсе таркалып, кемдер авырлыктан качып, кемдер миссия үтисе килмичә, кемдер кешенең иманы театр түгеллеген аңлап китте. Кайберләребез сәламәтлеген югалтты. Парадокс. Әмма факт.

    Миңа кеше җаена телефон трубкасын алулар, ишек ачулар бик кыен чорда курсташларның минем белән эшләгәннәре түгел, читтәгеләре мине эзләп изаланды. Туган көндә котлыйсылары, булышасылары килде. Үзем социаль челтәрләрдә пәйда булгач таптылар, «курсташлар» чат-группасына керттеләр — хәзер яңалыкларны белеп торам. Артистларның да минем белән әйдәп баручылары түгел, икенче пландагыларның ярдәм итәсе, хәл белешәселәре килде. Хәзер кайберләре белән язышып, сәламләшеп торабыз. Юлымда очрасалар, үз туганнарын күргән кебек шатланалар — уртак йортыбыз булган театр яңалыкларын сөйлиләр.

    Илсөяр, гафу итеп сорыйм инде — ялгыз калдым дигән үкенеч бармы?

    Һәрнәрсә кешенең ниятеннән тора. Мин аек акыл белән яшәдем. Мин әнинең өч баладан соң «икенче сулышта» — 40ка җиткәч тапкан баласы. Шуңа да 40та гына әни булалар дип «программалашкан» идем. Әни миңа: «Сиңа бөтен акылымны, тәҗрибәмне бирдем. Үзең белгәнчә эшлә», - дип әйтә иде. Шуңа мин кечкенәдән үз фикерле булдым.

    Аннан мин җитеш укытучылар гаиләсендә — иркен «алпавыт утарында» үскәч, гаилә корганчы башта үз фатирымны, җитеш тормышымны булдырасым килде. Ясалган тәкьдимнәр чит төбәктән һәм чит илдән булганга, гел кире кагылды.

    Инде менә үз фатирым булып, университетны тәмамлап, театрда ремонт та беткәч… Ниһаять гаилә кору, бала кирәклеге исемә төште. Якын иткән кешем дә килеп чыкты. Инде эш гаилә коруга бара иде… Әмма авырдым… Ходай туктатты. Димәк, шулай кирәк булган. Ходай Тәгалә белүче, тоткарлаучы.

    Миңа туганнарымның балаларын гына карашырга туры килде. Ул балалар миңа җылы мөнәсәбәттә булды, үз күрделәр.

    Үкенечләргә килгәндә, кайчак: «Һаман ата-ана, театр тормышын гына яшәп, үземнеке янәшә узган, авырый башлагач кына үземнекен яши башлаганмын», - дигән уй туа. Әмма ул уем шунда ук: «Аның каравы, татар театрына керткән иҗади эзем, ата-анага игелегем бар», - дигән фикер белән алышына.

     Интертат

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: