Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Түләүле табиблар түләүсез хезмәт күрсәтәчәк

    Караган өчен кешедән акча сорамаячаклар. Татарстанда “Демография” илкүләм проекты кысасында тәҗрибә рәвешендә яңа проект эшли башлаячак. “Озак вакыт хезмәт күрсәтү” дип аталган бу чарада хосусый медицина оешмаларында эшләүчеләр 65 яшьне узган кешеләрнең өенә барып ярдәм итәчәк.

    Россия хөкүмәтенең әлеге карары узган елның 27 декабренда чыкты. Республикада тәҗрибә проекты 13 районда тормышка ашырылачак. Болар – Әлмәт, Арча, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Чистай районнары, Чаллы шәһәре. Ул хезмәтләр мөмкинлеге чикле булганнарга, шул исәптән  авылда яшәүче өлкәннәргә күрсәтеләчәк.

    Төбәкләр 1 мартка кадәр бу проектта катнашачак хосусый медицина оешмаларын ачыклап бетерергә тиеш. Әлеге эшне Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары бергә алып барачак. Шәхси медицина оешмаларына да таләпләр куелган. Беренчедән, оешманың лицензиясе булу һәм 6 юнәлештә (терапия, кардиология, неврология, урология, хирургия, эндокринология) эшчәнлек алып баруы сорала. Мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасында катнашуы да исәпкә алына.

    Бер кешегә күрсәткән хезмәт өчен аена 14 меңнән сумнан артык акча түләү каралган. Пилот проектта катнашу өчен сайлап алынган хосусый медицина оешмалары белән килешү төзеләчәк. Хезмәткәрләр, атнага кимендә бер тапкыр барып, кирәкле процедураларны башкарырга тиеш. Һәрбер кеше өчен аерым көндәлек тутырачаклар. Алар вазифасына кан тамырына яки мускулга укол кадау, бәвел агу өчен куелган катетерларны карау, урын өстендә ятучыларның тәнендәге җәрәхәтләрне дәвалау һәм башка хезмәтләр керә.

    Йөри алмаган кеше диспансеризация тикшерүенең беренче этабын да өйдә генә уза алачак. Белгеч кан һәм бәвел анализларын медицина оешмасына тикшерүгә алып китәчәк. Кирәк икән, медицина оешмасындагы табибларга баруны оештыра, алдан белгечкә язылырга булыша. Авыруга вакытында прививка ясатуны да тәэмин итәчәк һәм аннан соң сәламәтлеген тикшереп торачак. Болардан тыш, тиешле ташламалы дарулар яздырырга, аларны даруханәдән алырга да ярдәм итәчәк. Кеше паллиатив хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык кичерсә, аның медицина оешмаларына, социаль ярдәм бүлекләренә, Социаль иминият фондына, Медицина-социаль экспертиза бюросына гозере төшсә, хезмәткәр шуларны да оештырырга тиеш.

    Реклама

     

    Болар әле барысы да – проектта гына. Ә чынлыкта ничек булыр? Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, республикада бу эшкә баштарак 3–4 хосусый медицина оешмасы җәлеп ителәчәк. Ул оешмалар конкурс нәтиҗәсендә сайлап алына. Аңа кадәр бу эшне ничек нәтиҗәле итеп оештырырга икәнне җентекләп өйрәнәчәкләр.

    Урын-җир хасталарын карау буенча Казандагы хоспис хезмәткәрләренең тәҗрибәсе зур. “Кызганыч, без ихтыяҗ булган бөтен кешегә йөри алмыйбыз. Бик авыр хәлдәге пациентларга гына ярдәм күрсәтәбез. Ул эшкә хосусый оешмаларда эшләүче медицина хезмәткәрләрен дә тарту бик әйбәт. Аларда мөмкинлекләр дә зуррак”, – ди хосписның баш табибы Галия Хисамова.

    Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова әйтүенчә, белгечләргә түләү эшнең күләменнән, нәтиҗәсеннән чыгып билгеләнәчәк. “Проект уңышлы эшләп китәр дип уйлыйбыз, – ди директор. – Авыл медицинасын үстерүгә соңгы елларда игътибар артты. Ул шулай кирәк тә, чөнки авылларда үлем-җитем шәһәрдәгегә караганда күбрәк. Хосусый медицина оешмасы хезмәткәрләре яңа проект буенча алар авыл фельдшерлары, социаль хезмәткәрләр белән бергә эшләргә мөмкин. Әлегә районнарда алар хезмәтенә мохтаҗларны исәпкә алу бара.

    Чыганак: vatantat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: