Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Төнлә Татарстанда 7 градус җылы булачак

    Иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

    Иртәгә, 25 июльдә, Татарстанда төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында коры һәм салкынча һава торышы урнаша.

    ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, күбесенчә регионның көнчыгышында, кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

    Төнлә Татарстанда һава температурасы +7...+12 градус булачак. Көндез һава +19, +24 градуска кадәр җылыначак.

    Реклама

    Метеорологлар мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 26 июльдә, республикада салкын һәм коры һава торышы сакланачак. Сишәмбе көнне температура күтәрелә башлый, көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

    https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-07-2021/t-nl-tatarstanda-7-gradus-yly-bulachak-5831405

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: