Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тулы булмаган гаиләдәге балаларга айга 5 мең сум түләячәкләр

    Бу түләү тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдәге балаларга каралган.

    Тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек һәр балага июльдән ай саен 5650 сум түли башлаячаклар.

    РИА Новости хәбәр иткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясый. Президент әйтүенчә, тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк.

    Реклама

    «Агымдагы елның 1 июленнән башлап шундый гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-16 яшьлек һәр балага түләү билгеләнәчәк. Ил буенча уртача алганда ул 5650 сум булачак», — диде Путин. 

     https://tatar-inform.tatar/news/society/21-04-2021/tuly-bulmagan-gail-d-ge-balalarga-ayga-5-me-sum-t-l-yach-kl-r-5820607

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: