erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укучыларны алда дәүләт имтиханнары көтә

Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә әзерме? Быел имтиханнар кайчан һәм нинди тәртиптә үткәреләчәк?

Әлеге һәм башка сорауларга җавап алу өчен без район мәгариф идарәсе методисты  Илшат Сафиуллин белән әңгәмә кордык.

– Илшат Рашатович, агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларын нинди яңалыклар көтә? 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак  төп дәүләт имтиханнары, алардагы үзгәрешләр хакында аңлатып китсәгез иде.

– Быел 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарны май һәм июнь айларында тапшырачак. Узган уку елында, пандемия булу сәбәпле, 9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе  тапшырмады. Мәктәптәге контроль эш нәтиҗәләре буенча гына аттестат алдылар. Ә быел  төп дәүләт имтиханнарын билгеләнгән вакытта тапшырачаклар.

– 2021 уку елын тәмам-лаучы 9нчы сыйныф укучыларын нинди мөһим үзгәрешләр көтә?

– Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе – 9нчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар саны киметелде. Хәзер аттестат алу өчен ике фәннән – рус теле һәм математикадан имтиханнарны уңай билгеләргә тапшырырга кирәк. Сайлап алу фәннәре буенча бары тик контроль эшләр генә үткәреләчәк. Барлык контроль эшләр дә контроль үлчәү материалларына (КИМ) нигезләнеп төзелгән. Имтиханнар, гадәттәгечә, ике урында: Арчаның 5нче гимназиясе һәм Арчаның 2нче мәктәбендә үтә.

Контроль эшләр 18 майдан 21 майга кадәр бары тик мәктәпләрдә  генә үткәреләчәк. Контроль эшләрне, имтиханнарны укучылар бланкларда эшләячәкләр. Биремнәр  имтихан көнне генә киләчәк.

Быел районыбыз мәктәп-ләрендә укучы 520 9нчы сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханы тапшыра, 1 укучы, сәламәтлеге чикләнгән булу сәбәпле, үз мәктәбендә чыгарылыш имтихан формасында тапшырачак.

– Илшат Рашатович, быел 11нче сыйныфны ничә  укучы тәмамлый? Алар имтиханны нинди тәртиптә тапшырачак?

– Быел 11нче сыйныфны 143 укучы тәмамлый. Шуларның 139ы Бердәм дәүләт имтиханы формасын сайлады. 12 бала чыгарылыш имтихан формасында бирәчәк. Бу имтихан, башка еллардан аермалы буларак, традицион формада үткәреләчәк. Моны сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен үткәрелүче имтихан белән бутарга кирәкми. Бу имтиханнар да БДИ үткәреләчәк мәктәпләрдә видеокүзәтү астында тапшырылачак.

– БДИ тапшыру буенча 2021 елга кагылышлы үзгәрешләр кертелде, дигән сүзләр дә йөри. Бу чыннан да шулаймы?

– Әйе, агымдагы елда БДИ тапшыруда шактый гына үзгәрешләр кертелде. Быел аттестат алу өчен имтиханны рус теленнән бирү җитә. Математикадан база өлеше тапшырылмый. Ә югары уку йортына керергә теләүчеләр шул юнәлештәге фәннәрне сайлап БДИ бирергә тиеш. Традицион, ягъни чыгарылыш имтихан формасында бирәчәк 12 укучы рус теленнән дә, математикадан да база өлешен тапшырачак. Агымдагы уку елында кертелгән тагын бер үзгәреш, информатика фәнен сайлаган 9 укучы имтиханны компьютерда  тапшырачак.

– Илшат Рашатович, мәктәпне  медальгә тәмам-лаучы укучылар имтихан тапшырганда аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш? Шул сорауга да ачыклык кертик әле.

– Беренчедән, 11 ел буе барлык фәннәрдән дә бишле билгеләре генә булырга, икенчедән, сайлап алган имтиханнарны алар уңай билгегә тапшырырга һәм рус теленнән тапшырган имтиханнары 70 баллдан да ким булмаска тиеш.

Имтихан көннәре:

9нчы сыйныфлар өчен

18 майдан 21 майга кадәр контроль эшләр;

18 май – биология, рус әдәбияты, информатика, ИКТ;

19 май – физика, тарих;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

20 май – җәмгыять белеме, химия;

21 май – география һәм чит телләр (үз мәктәпләрендә);

24 май – рус теле (20 укучы), математика  (27 укучы). Аерым пунктларда үткәрелә.

11нче сыйныфлар өчен

Дәүләт чыгарылыш имтиханы 25 май – рус теле;

28 май – математика;

Бердәм дәүләт имтиханы

31 май – география, рус әдәбияты, химия;

3,4 июнь – рус теле,

7 июнь – математика,

11 июнь – тарих һәм физика,

15 июнь – җәмгыять белеме

Математикадан төп көнендә имтихан бирә алмаучылар яки авырту сәбәпле  имтиханга килә алмаучылар өчен 16 июнь өстәмә көн буларак билгеләнгән.

18 июнь – чит телләр (язмача), биология,

21,22 июнь – чит телләр (телдән),

24 июнь – информатика

28,29 июнь – резерв көннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X