erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Улы 90 яшьлек анасын үтергән һәм аның пенсия акчасына яшәп яткан

Кансызлыкның чиге бармы синдә, адәм баласы?!

Волгоград өлкәсендәге бер шәхси йорт абзарында мумиягә әйләнгән 90 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының өлкә тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионер карчык алты ай элек югалган. Әмма аның белән бергә яшәүче улы һәм килене полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Алар ай саен әниләренең пенсиясен алып барган.

Пенсионерның юкка чыгуы турындагы гаризаны авыл хакимияте башлыгы язган. Пенсионер хатын яшәгән йортны тикшергәннәр, сарайда «югалган» 90 яшьлек әбинең мәетен тапканнар.

Ир белән хатын сөйләвенчә, 2019 елның кышында ана белән улы талашкан. Ир өлкән яшьтәге әнисенең башына берничә тапкыр суккан, икенче көнне генә аның үлгәне ачыкланган. Аннары ир белән хатын карчыкның мәетен абзарга яшереп куйганнар.

«Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/28-07-2020/90-yashlek-anasyn-z-uly-terg-n-m-any-pensiya-akchasyna-yash-ven-d-vam-itk-n-5759845

Фото:https://go.mail.ru/redir?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X