erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вируслы авырулардан саклану өчен киңәшләр

Һава торышы үзгәреп торганда, салкын тию куркынычы аеруча югары булганда, йокы вакытын көйләү, фатирны, офисны җилләтү мөһим.

Табиб-терапевт, иммунолог Ирина Ярцева «360» телеканалында әңгәмә вакытында вируслы инфекция авыруларыннан саклану өчен киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч һава торышы үзгәреп торган вакытта, салкын тию куркынычы аеруча югары булганда, әйбәтләп йоклау һәм фатирны, офисны җилләтү мөһимлеген әйтте.

«Бүлмәгә саф һава керергә тиеш, һичшиксез, дымландыргыч файдаланырга кирәк, бигрәк тә кеше сигез сәгать дәвамында була торган йокы бүлмәләрендә», — дип аңлатты Ярцева.

Өйдә җылылык системалары эшләгәндә, урамда салкын булганда һава дымлылыгы кими, бу исә борын куышлыгына йогынты ясый. Лайлалы тышча кипкәнлектән, организмга вирус үтеп керү җиңеләя. Һаваның дымлылыгы нормада булу тәмәке тартучылар һәм аллергиклар өчен аеруча мөһим, аларның борыннарында лайлалы тышча болай да зарарланган була.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Стресс йөкләнешен җайга салырга кирәк. Кешеләр стресс чоры булганда ешрак авырый», — дип сөйләде табиб.

Ул шулай ук физик йөкләнешләргә күбрәк вакыт бирергә чакырды — йөгерү, чаңгыда шуу һәм башкалар. Моннан тыш, вакцинация турында да онытмаска кирәк. Хезмәттәшләрнең берсе авырса, медицина битлеген кияргә, кабинетларны ешрак җилләтергә һәм саф һавага чыгарга кирәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X