Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җәй буе карга кудым кукуруз басуыннан...

    Совет чорында еш яңгыраган әлеге җыр юллары басуда каргалар күргән саен искә төшә.

    Дөрес, бүген инде басуларда карга куып йөрүчеләр юк. Без малай чакта бар иде алар.

    СССР җитәкчесе Никита Хрущев АКШка визит белән баргач өчәр метрга җиткән кукуруз басуларын күреп исе китә. Американы куып җитеп узып китү идеясе белән янып йөргән лидер кайтуга бөтен илне әлеге культураны игүгә күтәрә. Авыл апайлары, кызлары торфтан чүлмәкләр ясап орлыклар чәчәләр, тишелеп чыккач шуларны басуларга күчерәләр. Теләсә ничек итеп түгел, квадратлап – оялап дигән  ысул белән. Рәтләр арасы кайсы якка карасаң да – бертигез.

    Халык та туеп җитмәгән еллар, каргалар да ач булгандыр инде. Алар бит безнең Американы куып җитеп узып китү хыялы белән янып яшәгәнне белми. Алтынга тиң орлыкларны актарып тамак та ялгаганнардыр. Кара  каргалар кара исемлеккә кертелә, кукуруз басуларын мылтыклы кешеләр саклый башлый. Заманында һәр колхозның үз мылтыгы бар иде бит. Мылтыклы кешеләр дә күп иде. Ау мылтыклары хәтта милициядә исәптә дә тормый иде. Аучылык билеты аласың да,  кибеткә барып мылтык сатып аласың. Дөрес, аучылык билеты алганчы бер ел кандидат булып йөрисең. Сиңа остаз беркетәләр. Ул сиңа законнарны, мылтык  белән эш итү, ау тәртипләрен өйрәтә. Бер елдан имтихан бирәсең. Начар тәртип түгел бит!

    Тора-бара мондый тәртип бетте, аучылык билетын электрон рәвештә бирә башладылар. Дөрес, Казандагы фаҗигадән соң аучылык  билетларын бирү шартларын кырысландырмакчы булалар.

    Ярар, кукуруз басуына кайтыйк. Наласаның легендар колхоз рәисе Мирзаян Вахитов Арчага киңәшмәгә барырга җыена. Күрә, кукуруз басуын саклаучы егет мылтыгын күтәреп басуның әле бер башына, әле икенче башына йөгерә. Чөнки карганың канатлары бар, ул мылтыкның да нәрсә икәнен чамалый – тынычрак урынга төшә.

    Реклама

    Мирзаян абый төштән соң киңәшмәдән кайта. Теге сакчы басуның бер башыннан икенче башына чабуын дәвам итә.  Рәис кайтып бригадир Зиннәт абыйга: “Син ул егетне хәзер үк эшеннән ал, янып үлә бит ул!” – ди.

    Зиннәт абый (урыны җәнәттә булсын) бик җайлы, ипле кеше иде. Заманында оста көрәшкән, озак еллар бригадир булып эшләде, аның бишекле мотоциклына мин дә шактый утырып йөрдем әле.

    Кукуруз димәктән , аңа юл ачкан Хрущевны бүген инде бик искә алучы булмаса да, әлеге культурага хөрмәт зур. “Быел күпьеллык үләннәргә әлләни өмет юк, шуңа кукурузны күбрәк чәчәбез”, – ди бер хуҗалык җитәкчесе. Кукурузның тамырлары көчле, ул корылыкка да бик бирешми.

    Мирзаян абый җитәкләгән “Октябрь” колхозы районда күп яңалыкларны беренче булып кертүче була. Районда беренче терлекчелек комплексын төзиләр, сыерларны машина белән сава башлыйлар. Хуҗалык 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бү-ләкләнә.                                                       

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: