erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ашлык килә!

Өч ел эчендә нәрсәләр эшләп булганын күрәсегез килсә, “Казанка” хуҗалыгына рәхим итегез

 

 

Айдар Сабиров беренче эш итеп басуларны иңләп яткан ике чүплекне бетерде. Бу үзе үк инде аңа карата хөрмәт уяткан иде. Чынлап та, икмәк үсә торган кырда нинди чүплек булырга тиеш инде?

Җитәкче пар җирләре белән эшләүне җайга салды. Арыш тулысынча пар җирләренә чәчелә, быел ул 500 гектарда. Һәр елны яхшы уңыш алалар. Басуларның чисталыгына исең китәрлек. Узган якшәмбедә беренче олау-

лар шушы хуҗалыктан килде һәм бөртекләр арасында бер чүп әсәре күрмәссең. Ә бит ашлыкны бункердан бушатып кына алып килгәннәр!

– Арышны турыдан-туры җыеп алачакбыз, – ди Айдар Сабиров. – Гектардан 45 центнердан артык чыга, әле безнең тагын да көчлерәк басулар бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элеватор җитәкчелеге беренче булып ашлык китергән Разих Хәмзинга бүләк тапшырды. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укыды. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

“Казанка” хуҗалы-гының үзәге булган Казанбаш авылында зур яңарышлар бара. Бик күңелсез хәлдә яткан машина-трактор паркын бүген танырлык түгел. Гараж, остаханә, административ бина (ашханә дә шунда булачак), иркен территория – бар да  яңарган. “Әле бу эшнең башы гына, – ди җитәкче. – Элекке ак он тегермәнен яңартып пекарня ясыйбыз, экологик чиста икмәк пешерәчәкбез”.

Биредәге үзгәрешләргә район башлыгы Илшат Нуриев та югары бәя бирде. Район җитәкчесе иген басуларын да ошатты. Бу көнне ул “Курса МТСы”, “Яңарыш” ширкәтләрендә булды. “Яңарыш”та арпа сугалар, бөртекләрне сыттырып  җиңсәләргә тутыралар. “500 тоннага кадәр шундый азык әзерләргә исәп”, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков.

“Курса МТСы” шир-кәтендә Түбән Курсада быел тагын бер ашлык склады өлгереп килә. Складлар яңарып бетә, территориянең калган өлешен дә асфальтлыйлар

28 июльгә 6 хуҗалык уракка кереште. “Казанка” ширкәте арыш, “Игенче” көзге бодай, “Яңарыш” арпа суга. Район буенча уртача уңыш – 39,7 центнер.

– Комбайнчыларга быел да кызыксындыру чаралары эшләнде, – ди Ренат Гатиятов. – Һәр хуҗалыкның иң алдынгы механизаторлары 10ар мең сум күләмендә район башлыгы премиясен алачак. Биш көн саен йомгак ясап, иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X