erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгын чыкты, кеше һәлак булды

Хөрмәтле гражданнар, 2019 елның 9 декабрендә төнлә Әтнә районы Түбән Көек авылында шәхси йортта янгын булды. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта шәхси йорт һәм сарай тулысынча яна иде .

 

Кызганычка каршы, корбаннарсыз булмады. Янгын нәтиҗәсендә йорт хуҗасы 1954 елгы Әхмәтханов Рафаил Хәсән улы һәлак булды . Янгынның сәбәбе ачыклана.

 Төнлә чыккан янгыннар саны ешайганнан  ешая бара.Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин төнлә кешеләр исерек хәлдә булса , янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. Гражданнар, алкогольне артык кулланмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйделерен үтәгез, ойдә тартмагыз, узегезнең йортыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны тикшерегез. Электр приборларын караучысыз төнгә калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр чыбыклары торышын күзәтегез. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга гына  ышанып тапшырыгыз. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Янгынны вакытында ачыклау өчен өйләргә янгын белдергечләр урнаштырыгызнгын чыккан очракта алар Сезгә янгын турында хәбәр итә алачак, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 л булган порошковый огнетушитель булдырырга кирәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01,101, 112 шалтыратырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X