erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгынга каршы махсус режим

Белеп торыйк

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2021 елның 8 декабреннән “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында”  карар (№1194) кабул ителде.

2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар чыкмасын, гомерләр өзелмәсен, мал-мөлкәт әрәм булмасын өчен эшләнә бу. Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрү урыннары, пиротехник әйберләрне сату һәм кулланулар аерым контрольдә тотыла.

Бу чорда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела (бенгаль утларыннан тыш). Пиротехник эшләнмәләрне бары тик янгын куркынычсызлыгы буенча тиешле чараларны үтәгәндә генә кулланырга ярый. Сертификациясе булган пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә, сату нокталарында гына сатып алырга рөхсәт ителә. Пиротехниканы кулланганчы башта инструкциясен укырга кирәк. Пиротехниканы район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары карары белән билгеләнгән махсус мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителә. Пиротехник эшләнмәләрне халык арасында кулланырга ярамый. Аны үзеңнән дә кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.

 Салютларны  кулда килеш яндыру (хлопушкалар, бенгаль утлардан тыш) һич ярамый. Бүлмәләрдә, биналарда һәм корылмаларда, түбәләрдә, балконнарда  пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Әгәр фейерверк кабынып китмәсә,  аның янына килеп, 5 минут дәвамында иелеп карап торырга ярамый. Һава торышы шартлары комачауласа, пиротехниканы кулланырга кирәкми. Пиротехник эшләнмәләрне, китек урыннары булса һәм ярак-лылык срогы чыкса кулланмагыз. Балаларга пиротехниканы мөстәкыйль рәвештә кулланырга юл куймагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга, законда билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаса, пиротехник эшләнмәләрне һәм электр гирляндаларын сату тыела. Яңа ел уенчыкларының, ясалма чыршыларның янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелгән техник документлары булмаса, аларны сатуга рөхсәт юк.

Ел саен Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында янгыннар чыга. 2020 елның 23 декабреннән 2021 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында пиротехника эшләнмәләрен кулланганда 13 кеше зыян күрде, аларның дүртесе – балигъ булмаган балалар. Күбесе  термик пешүләр һәм тән яралары алды. Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар күбесенчә йорт, фатирларда булды. Искә төшереп үтәбез, 2021 елның Яңа ел төнендә Казан шәһәрендә күп фатирлы торак йортның алтынчы катында урнашкан 68 яшьлек бер хатын-кыз фатирының тәрәзәсенә пиротехник эшләнмә очып керә, нәтиҗәдә, бүлмә төтенгә күмелә һәм диван яна башлый. Күршеләр хатын-кызны фатирдан чыгаралар, ә үзләре янгынны сүндерә башлыйлар. Могҗиза белән хатын исән кала.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җитди каравыгызны сорыйбыз. Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшегез.

Янгынга каршы махсус режим чорында янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре белән рейдлар үткәреләчәк. Кагыйдә бозучылар штрафка тартылачак. Аерым кешеләргә 4000 сумга кадәр, вазыйфаи затлар – 30000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр – 40000 сумга кадәр, юридик затларга 400000 сумга кадәр штрафлар каралган. Янгын чыкса – җинаять җаваплылыгы билгеләнә.

Илгизәр Исмәгыйлев,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X