erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшь талантларны барлау, үстерү – аларның да бурычы

​​​​​​​Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны төрле өлкә төрлечә, үзенчә билгеләп үтә. Сәнгать өлкәсендә “Кече Ватан образлары” проектын тормышка ашыру да шуның кысаларында алып барыла. Әлеге проект нигезендә Татарстанның рәссамнар союзы Арча сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче рәсем сәнгате бүлеге белән хезмәттәшлек итәчәк.

Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны төрле өлкә төрлечә, үзенчә билгеләп үтә. Сәнгать өлкәсендә “Кече Ватан образлары” проектын тормышка ашыру да шуның кысаларында алып барыла. Әлеге проект нигезендә Татарстанның рәссамнар союзы Арча сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче рәсем сәнгате бүлеге белән хезмәттәшлек итәчәк. Моны ничек аңларга?

– Профессионал рәссамнар белән очрашулар узачак. Алар балалар белән осталык класслары, консультацияләр үткәрәчәк, күргәзмәләр белән кайтачаклар. Казанда үткән күргәзмәләргә безнең укучылар иҗат иткән иң яхшы эшләрне дә алачаклар, – дип аңлатты сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова.

Рәсем сәнгате бүлегенә йөрүче балаларның хезмәтләре күз алдында. Төрле темаларга рәсем күргәзмәләре оештырылып килә. Раилә Фәтхуллина балалар белән эшләүгә  бөтен белемен, талантын, тырышлыгын бирә. Укытучы аларны рәсем сәнгатенең күп төрләренә, шул ук вакытта архитектура дизайнына да өйрәтә.Нәтиҗәсе дә күз алдында,   аны тәмамлаган балалар тормышта үз юлларын җайлы таба, күбесе шушы юнәлеш буенча китә.

Арча сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә шөгыльләнүчеләр эшләреннән торган тематик күргәзмәләрдә еш катнашырга туры килә. Сокланып кайтам: искиткеч. Чын рәссамнар ясаган, диярсең. Юкка гына дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулап килми инде алар. 

Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар белән очрашырга, осталык классы үткәрергә кайткан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Михаил Кузнецов та шундый ук фикердә булуын әйтте.

– Балаларның эшләрен карап әйтеп бетергесез зур тәэсирләр алдым. Бер укытучы бар нәрсәгә өйрәтә, акварель дә, дизайн да остасы. Республикада да бу хакта  белүләрен теләр идем. “Бер укытучы һәм аның укучылары эше” дигән күргәзмә оештырырга кирәк, – диде Михаил Иванович.

– Ә сез аны оештырырга булыша аласызмы? – дип сорадым форсаттан файдаланып.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Күргәзмәләр оештыру өчен урыннар бик аз шул, – диде ул. – Сәнгать училищесында, институтта, рәссамнар союзында бу мәсьәләне күтәрәчәкмен.

– Урыны гына булсын, эшләрне алып бару, оештыруны үзебез башкарып чыга алабыз, – диделәр бертавыштан сәнгать бүлегенә йөрүче балаларның эшләрен республикада күрсәтүне, халыкка җиткерүне күптәнге хыяллары итеп йөрткән Гөлнара Сабирова белән Раилә Фәтхуллина.   

Михаил Кузнецов ул көнне балалар белән осталык классы үткәрде. Сөйләшеп бетерүгә аны балалар сырып алды. Кызыксындырган сорауларын бирделәр, үзләре өчен файдалы мәгълүматлар, киңәшләр алдылар.

Икенче көнне дә халык рәссамы алар белән булды. Пленэр эш (урамга чыгып рәсем ясау) оештырды. Михаил Кузнецов үзе дә Арчаның иң истәлекле һәм тарихи урыннарын карап, ике картина ясаячак.

Киләчәктә мондый очрашулар Арча сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә шөгыльләнүчеләр өчен файдага булыр, аларның эшләре республика, Бөтенроссиякүләм күргәзмәләрдә дә урын табар, моңа Татарстан Республикасы рәссамнар союзы да ярдәмен күрсәтер дип ышанабыз. Чөнки яшь талантларны барлау, үстерү – аларның да бурычы.

Гөлсинә Зәкиева   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X