erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юл һәлакәтендә өч бертуган һәлак булган

28 майга каршы төндә Югары Ослан районында Казан-Ульяновск трассасында юл һәлакәте була. Бу турыда фаҗиганең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткән.

«Нива» җиңел машинасы белән фура кара-каршы бәрелешә һәм өч кеше үлә. Коточкыч авария «Белый аист» кафесы тирәсендә була. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белешмәсе буенча, авария тизлек арттыру сәбәпле килеп чыга. Якынча версия буенча, «Нива» белән идарә итүче 26 яшьлек егет тизлеген арттыра һәм каршы як полосага чыга. Шунда ул каршыга килә торган «Вольво» йөк машинасы астына килеп керә. Фура белән Пензада яшәүче 30 яшьлек ир-ат идарә итә.

«Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук үлә. Мәрхүмнәр абыйлы-энеле өч туган була. Алар иминлек каешын эләктермәгән», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Комсомольская правда» сайты мәрхүмнәрнең Кайбыч районы кешеләре булуын хәбәр итте. «Нива» белән 26 яшьлек кече туган идарә иткән. Ул беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмаган, аны машина белән идарә иткән килеш моңарчы да берничә тапкыр юл инспекторлары туктаткан булган инде. «Нива» машинасы да шушы ир-атныкы. Пассажирлар — 36 һәм 30 яшьлек ир-атлар, алар да юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, иминлек каешларын эләктермәгән булган, диелә бу хәбәрдә.

 https://intertat.tatar/news/cooking/27-05-2020/lm-t-teatry-artisty-m-din-gaynullinadan-t-mle-tulma-retsepty-5743234

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X