erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлдагы вакыйга

Сүз юл-транспорт һәлакәте турында түгел.


Автобус шоферы яшүсмергә 100 сум акча бирә һәм трассада Алабуга борылышында төшереп калдыра.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабуга районында трассада үсмер баланы автобустан төшереп калдыру хакындагы мәгълүматны Татарстан прокуратурасы тикшерәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Казанда яшәүче ир-ат кичә энесен Алабугага кадәр рейс автобусына утыртып җибәрүе хакында социаль челтәрләрдә язган. Әмма автобус шоферы, ярты юлга җиткәч, яшүсмергә шәһәргә кермисен әйтә. Моны ул шәһәргә баручы пассажирлар җитәрлек санда булмау белән аңлата

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор сүзләренчә, автобус шоферы аның энесенә 100 сум акча бирә һәм шәһәргә таба борылышка җиткәч, трассада төшереп калдыра. Яшүсмер үзен каршы алырга тиешле кешеләргә шалтырата һәм аны килеп алалар.

Татарстан прокуратурасы әлеге очрак турындагы мәгълүматны өйрәнәчәк. Шәһәрара пассажир рейсларын оештыруга бәйле таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәләр. Хилафлыклар табылган очракта, тиешле чаралар күреләчәк Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-12-2020/smer-balany-avtobustan-t-sherep-kaldyru-hakyndagy-m-g-l-matny-prokuratura-tiksher-5794070

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X