erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәзасы каты

Кеше һәм закон

2021 елның маенда Балтач районында яшәүче 34 яшьлек Фәнзил Саттаров административ җаваплылыкка тартыла.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен. Аңа 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Әмма ул тиешле нәтиҗә ясамый, кабат исерек хәлдә руль артына утыра.

Саттаров 30 июль кичендә үзенең автомобиле белән исерек хәлдә идарә итә һәм Казан–Малмыж юлында (Арча районы территориясендә) ЮХИДИ хезмәткәрләре  тарафыннан туктатыла.

Ул үзенең гаебен, юлда башкаларга куркыныч тудыруын таныды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район суды Ф.Саттаровка 200 мең сум штраф салды, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X