Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Үзебезне агулыйбыз!

    Соңгы елларда кешеләрнең начар авырулардан күпләп кырылу сәбәбе дә шул агуларны чамасыз һәм тәртипсез кулланудан түгелме?

     

     

    Иске Кишет авылы тирәләрендә Сосновский балтырганы биләмәләрен барлап йөргәндә бер гаҗәп хәлгә игътибар иттем: тирә-якта шау чәчәк, әмма безелдәп чәчәктән чәчәккә кунучы бал кортлары юк!

    – Иске Кишеттә калмады да диярлек инде алар, – диде авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов. – Узган ел агулап бетерделәр аларны.

    Бер эшмәкәр умартачы аеруча зур зыян күргән иде, аның умарталыгында өелеп үлгән кортлар әле дә күз алдында тора. Әмма зыян күрүчеләрнең берсе дә артыннан йөрмәгән, гаеплеләр җәзасыз калган.

    Еш кына умартачылардан: “Күпме йөрсәң дә очына чыга торган нәрсә түгел бу”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Алай түгел, болай ул. Белгород өлкәсе умартачылары иренмәгән, эшне ахырга кадәр алып барып җиткергәннәр.

    Өч басуны һавадан агу химикатлары белән эшкәртәләр, 90 процентка кадәр бал кортлары һәлак була. Умартачылар “Оскол” дип аталган авыл хуҗалыгы кооперативын судка бирәләр.

    2019 елның 22 июнендә ак горчица басуларына 1 төркем куркынычтагы пестицидлардан саналган фипрониллы матдә сиптерәләр. Үсемлекләр чәчәк аткан вакыт, ә умартачыларны эшкәртү турында кисәтмиләр. 20 проценттан 90 процентка  кадәр бал кортлары юкка чыга. Экспертиза күрсәткәнчә, алар бар да агу химикатларыннан һәлак булган.

    28 умартачы “Оскол” кооперативын судка бирә, 4,4 миллион сумлык зыянны түләтүне таләп итәләр. Дәгъва өлешчә канәгатьләндерелә, кем – 10, кем 630 мең сум ала.

    Моннан тыш, суд кооперативны умартачыларның лаборатор- тикшеренүләргә һәм дәүләт пошлинасы өчен түләгән чыгымнарын кап-ларга мәҗбүр итә.

    Моннан шактый еллар элек Арчада яшәүче умартачылар да янәшәдәге хуҗалыкны суд аша җаваплылыкка тартуга ирешкәннәр иде.

    Бүгенге көндә дә тынгысыз җаннар бар районда. Гыйззәтуллин Равил Зиннур улы – шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә без аның белән редакциядә очраштык. Беренче сорау ничек умартачы булып китү турында иде.

    – Минем әти районның ул вакытта баш умартачысы Валерий Сотнезов белән комсомол райкомында бергә эшләгән булган. Менә шул әтине умартачы булырга өндәгән дә инде. Мин кечкенәдән әтигә булышып үстем, төтенләгечне биреп, киндерне ачып-ябып тора идем.

    – Сезне бүген нәрсә борчый?

    – Соңгы елларда басуларны теләсә нинди, теләсә кайчан агу химикатлары белән эшкәртү умартачылыкка зур зыян сала. Бу бөтен  дөньяда, Россиядә, Татарстанда, шул исәптән безнең районда да күзәтелә. Пестицидларны, агу химикатларын дөрес кулланмау бал кортларына гына түгел, кешеләр сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Чөнки алар туфракта тупланып, кешеләр тукланачак продукция составына да үтеп керә.

    – Моны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?

    –Россия Федерациясендә гамәлдә булган законнар химик агулау матдәләрен куллану тәртибен бик анык итеп билгели. Бу таләпләр СанПин кагыйдәләрендә дә бик аңлаешлы итеп язылган. Кулланучыларның аларны тайпылышсыз үтәве генә кирәк. Мәсәлән, безнең район шартларында экологик регламент нигезендә 1–2 класс куркынычтагы пестицидларны куллану мөмкин түгел. Мәсәлән, аларны торак пунктлардан, умарталык-лардан, сулыклардан 4–5 километрдагы басуларда гына кулланып була.

    Ә инде пестицидларны кулланганчы 3 көн алдан бу турыда халыкка хәбәр ителергә тиеш. Иртәнге яки кичке сәгатьләрдә җил секундка 4 метр тизлектән ким булганда гына, препаратның үзендә күрсәтелгән тәкъдимнәрне төгәл үтәп эшкәртергә!

    Соңгы вакытта район җитәкчелеге, прокуратура да әлеге мәсьәләгә контрольне көчәйтте.

    Равил Зиннур улы гади умартачы гына түгел, ул “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы да.

    Республикада быел да басуларны эшкәрткәндә бал кортлары үлүе турында хәбәрләр килә башлады. Безнең районның Кызыл Игенче авылы умартачылары күршедәге Мари Иле республикасы басуларындагы рапс чәчүлекләрен агулаганда зыян күргән.

    Безгә монда барыбызга да уйланырга урын бар. Ул агулар безнең табыннарга әйләнеп кайтмыймы?

     

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: