Реклама
Әлеге хәл Яр Чаллы шәһәрендә була.
Яр Чаллы суды «Жилкомбытсервис» оешмасы машинасына кар өеме төшкән Чаллы кешесенә 125 мең сум компенсация түләргә, дигән карар чыгарды. Бу турыда KazanFirst басмасы яза.
Эш материалларыннан күренгәнчә, хәл 24 мартта була. Суд машинага «Жилкомсервис» оешмасы хезмәткәрләре карны вакытында чистартмау аркасында зыян күргән, дип тапкан.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз