Язмышлар... рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Теләсәм, эт тә булыр. Минем бәхеткә хакым юкмы әллә?»
Җәйге ялыбыз вакытында кызык пар белән танышкан идек. Башларында мөгез үсмәгән үсүен - бары тик хатыны иреннән унөч яшькә зур
-
Нәзифә Кадыйрова: «Мин - Габдрахманның өченче хатыны»
Уфага баргач, Башкортстанның халык, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Нәзифә апа КАДЫЙРОВА белән күрештем. Балачакта аклы-каралы телевизордан күреп сокланган бик чибәр ханым бүген дә гаҗәеп сөйкемле.
-
Аерылышалар
Алар аерылыша. Иргә – 63, хатынга 60 яшь. Ир утырган машина фатир подъезды янына килеп туктады. Хатын чыгып, машинага утырды. Хәл-әхвәл сораштылар. «Киттекме?» – диде ир. Хатын баш селкеде.
-
Канәфер чәчәкләре фаҗигане искә төшереп тора
1 сентябрь һәм ноябрь азагы минем өчен беренче мәхәббәт белән бәйле истәлекле көн булып калачак.
-
Самолет белән әти кайтыр кебек...
Фирсинә апа туганда әтисе Гыйльмулла сугышка киткән була инде
-
Ялгыз калуыбызга әти сәбәпче
Тормышта бөтен нәрсәнең дә үз вакыты икән. Үземнән яшьрәкләргә гел әйтәм моны хәзер. Каядыр чакыралар икән, барыгыз, дим. Туйгамы, киногамы, театргамы, әллә болай гына урамнарда йөрергәме, берсеннән дә баш тартмагыз. Сиңа дигән кеше өйдән килеп алмый ул сине, аны каяндыр эзләргә кирәк. Язмыш, аннан узып булмый бит диярсез. Анысы да дөрес, әлбәттә. Әмма барыбер үзеңә дигән парны табу өчен нидер эшләргә кирәк.
-
Мине иремнең абыйсы ярата
Дөресен әйтәм: әгәр алданрак абыйсын очратырга туры килсә, мин дә иремне түгел, абыйсын сайлаган булыр идем
-
Хатын акчасы уртак...
Әйтерсең, җир йөзендә аннан да яхшырак егет юк. Тәнзиләнең генә егете иң яхшы җирдә эшли, ул гына бүләк ясый белә, шуңа күрә һаман дусларына мактанырга ярата иде: «Ул минем шундый кайгыртучан, гаилә кору өчен иң яхшы кеше! Һәрвакыт туганнары турында уйлый, күптән түгел әнисенә санаторийга юллама бүләк иткән, ә әтисенә яңа телефон сатып алган!»
-
Ләйләгә ярдәм итик
25 яшьлек Ләйлә Вострова туганнан бирле инвалид коляскасында. Һәм ул бүген игелекле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ.
-
Сихергә «заказ» да биреп була
Сихернең булуын һәм аның зарарын хак динебез таный. Әлбәттә, бу бер дә юньле күренеш түгел. Мәгълүм бер хәдистә, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр әйтте: «Кешене һәлак итүче, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз». Кешеләр әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?» Ул әйтте: «Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын алу, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү». Сихер галәмәтләре, аңа ислам дине күзлегеннән караш нинди? © Ватаным Татарстан
-
Рәфинә Ганиуллина: “Бу хәл башкаларга гыйбрәт тә булсын”
Җырчы Рәфинә Ганиуллина кече сеңелләре Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) белән дуслашкан.
-
Миңа әни кирәк иде… (Гыйбрәтле хикәя)
Мәктәптән чыккан Зиләнең язгы кояштан күзләре чагылып китте. Әйтерсең, каршыдагы куаклыктан кемнәрдер көзге белән яктыртып, укытучылары апалары белән шаяра иде. Күңеленә нигәдер шушы чагыштыру килде һәм Зилә үзалдына көлеп куйды. “Укытучы бөтен җирдә укучыларын күрә инде ул”…
-
Зөлфия Вәлиева: “Төрмәдә утыручы кызларга итле бәлеш тә пешердем”
Зөлфия Вәлиеваның ачык күңеллелеге, юмартлыгы, самимимлегенә сокландым. Ул күбәләктәй нәфис, җиңел, әйтерсең язмышы гел яхшы мизгелләрдән генә тора. Тик язмышлардан узмыш юк дип юкка гына әйтмиләрдер. (»Шәһри Казан», Илгизә Галиуллина )
-
Йокысыз төн (хикәя)
Курку белән бергә Гөлүсәнең шикләре дә үсте. «Ауга китә, имеш, – дип уйлады ул, эчендәге куркуны басарга тырышып, – мондый төндә, мондый караңгыда... Ә мин, юләр, сабый... Кайчаннан бирле шуның әкиятенә ышанып йөрим...»
-
Җырчы Эльвира Фазлыева: “Кызым әле дә минем янымда кебек тоела”
Бала кайгысын күрергә язмасын сүзләрен бу кайгыны үз башлары аша уздырганнар гына тулы мәгънәдә аңлыйдыр.