erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

44 елдан соң, ниһаять, очраштылар...

Язмам олы апам Суфия һәм аның яшьлек дусты Мөслимә апа турында.

Апам 1954 елның 27 маенда Украинаның Чистякова шәһәрендә (хәзер Торез) беренче бала булып дөньяга килә. Чөнки өйләнешкәч, әти белән әни Украина якларына чыгып китә. Әтием шахтер булып эшли. 1959 елда әтиләр өч бала белән туган авыл Югары Мәтәскәгә кайтып төпләнәләр. Шунда йорт салып чыгалар, бер-бер артлы тагын 7 бала дөньяга килә. Кызганыч, ике абыем, 1 апам инде безнең арабызда юк. Урыннары җәннәттә булсын.

8 сыйныфны тәмамлагач, апам Казандагы төзүчеләр училищесына укырга керә. Шунда, тулай торакта торганда, ул Башкортстаннан укырга килгән Мөслимә исемле акыллы, йомшак телле, эшчән кыз белән таныша. Алар аралаша башлыйлар, якын дусларга әйләнәләр. Мөслимә апа безгә кунакка кайтып йөри башлый. Безнең өчен ул үз апабыз кебек якын кешегә әйләнә. Ул да безне якын итә, әти-әни дә аны үз кызлары кебек күреп, якты чырай белән каршы алалар, безнең 11нче балабыз, дип яратып әйтәләр иде.
1975 елда Суфия апабыз күрше авыл егете Фансафка кияүгә чыгып, комсомол юлламасы белән БАМ төзелешенә китеп баралар. Апабыз кияүгә киткәч тә, Мөслимә апа әле безгә кайтып йөри, ташламый.

1980 елда ул туган ягы Башкортстанга кайтып китә, аралашулар өзелә.
5 елдан соң апамнар Казанга кайтып урнашалар. Ул гомере буе авыр эштә – штукатур-маляр булып эшли. Мактау грамоталарына, хезмәт ветераны исеменә лаек булып, хәзерге вакытта да Казанда гомер итә.

Без барыбыз бергә җыелганда Мөслимә апаны искә алып сөйләшә идек. Кайда яши икән, тормышка чыкканмы, хәлләре ничек икән дигән сораулар кызыксындыра иде безне, бигрәк тә апамны. Ул аны газетага игълан биреп тә, радио аша да эзләтеп карый, тик нәтиҗәсе генә күренми.
Ниһаять, интернет һәм анда утыручылар ярдәме белән быел март аенда Мөслимә апа турында җылы хәбәр ишеттек. “Мөслимә апагызны таптык бит! Мөслимә апагыз белән сөйләштек бит!“ – дигән шатлыклы хәбәрне ишетү безгә дә бик күңелле булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөслимә апа безнең барыбызны да сагынуын, әлегә үзенең Казанга килә алмавын әйтеп, безне барыбызны да кунакка чакыра.
Август аенда мин апам белән Башкортстанның Дүртөйле шәһәренә Мөслимә апа белән очрашуга киттек. Бик күңелле, истә калырлык очрашу булды ул. Бик җылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Тормышка чыгып, ике малай үстергәннәр. Ире дә бик акыллы, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр, тормышлары бик матур. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, күп җыелган алар. Яшьлек елларына кайтып, хатирәләрен яңарттылар.

44 ел эзләгән яшьлек дусты белән очрашкан апабыз өчен без дә бик сөендек. Бер күрешү – үзе бер гомер шул. Бу очрашулар соңгысы булмасын иде дип, үзләрен дә Татарстанга кунакка чакырып кайттык.

Роза Йосыпова. Югары Мәтәскә авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X