erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әйбәт кеше иде

Арчадан Фәридә Мортазина яза.

Без 12 ел Брест өлкәсендә яшәдек. Минем тормыш иптәшем – Россия армиясе офицеры Зөфәр Малик улы Мортазин. Без 43 ел бергә гомер иттек. Ул искиткеч әйбәт кеше иде. Иде дим, әле яңа гына бакыйлыкка күчте. Менә инде 40ы җитте... Балаларга әйбәт әти, миңа әйбәт тормыш иптәше булды. Сагынабыз... бик тә. авыр туфрагы җиңел булсын.

18 февральдә 66 яшь тулган булыр иде. Мин язмышыма бик рәхмәтлемен, безне кавыштырган өчен. Зөфәр миңа бөтен дөньяны күрсәтте. Без бергә диңгез буйларында ял иттек, санаторийларга бардык, урман-болыннарга гөмбә, җиләк җыярга йөрдек. Бергәләп бал кортлары карадык.

Мин шулай ук язмышыма рәхмәтлемен, безнең менә дигән улыбыз һәм кызыбыз бар. Аларның хәзер үз тормышлары.

Без 35 ел элек Татарстанга туган шәһәрем Арчага кайттык. Мин шушы Арчада 65 ел элек якты җир йөзенә килдем, мәктәптә укыдым һәм эшләдем һәм,  яшим дә!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча педагогия училишесын тәмамладым. Укытучы булдым. Педагоглар династиясен дәвам иттем. Хәзерге көндә мин кызым һәм менә дигән оныкларым белән яшим. И-и, бабалары Зөфәр яратыр иде үзләрен, бергәләп гимнастикалар ясыйлар, кибеткә чыгалар, төрле спорт уеннары уйныйлар... 9 яшьлек яраткан оныгы Рамина: “Без бабай белән гел бер сүздә булыр идек, - дип сагынып сөйли. – Ул спортны ярата, көчле. Гел кызыксынып торды: күнегүләрне ясадыммы, бассейнга бардыммы, йөздемме, турникта аслынып тордыммы... Ул минем күңелемдә чын полковник булып истә калды. Мин дә бабам кебек көчле, акыллы булачакмын. Рәхмәт сиңа бабай!”.

Фәридә Мортазина.

Арча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X