erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Җәйге алан» балаларны җыйды

Әлһәмдүлилләһ, Каенсар авыл мәчетендә быел да балалар өчен «Җәйге алан» лагере эшли башлады.

Монда балаларга ял белән бергә ислам һәм әдәп-әхлак өйрәтү, ислам нигезләре белән таныштыру шулай ук ял вакытында Каенсар авыл тарихы белән танышу, мастер класслар үткәрү, төрле хәрәкәтчән уеннар да оештырылачак.

Шунысын әйтеп узарга кирәк, елның елында лагерьны бик кызыклы, күңелле итеп оештыралар. Моның өчен әти- әниләр хәзрәтебез Надир Гатауллинга, хәҗиябез Рания Борһановага,  аңа ярдәмгә килгән тәрбияче апаларына зур рәхмәтле.

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәсәлләм балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биреп, үзенең бер мөбәрак хәдисендә: "Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез", - дигән. Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы - бала күңелендә безнең Раббыбызга, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Галәмнәрнең Тәрбиячесенә, Аның диненә карата мәхәббәт, дөрес караш уяту. Каенсар мәчете каршында әшләүче дини дагерь исә моның ачык бер мисалы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген, 3 август көнне, мөгаллимә апаларның сабаклары, осталык дәресләреннән соң бергәләшеп Китапханә иле буйлап дөнья әдәбияты классиклары язган китаплар буенча әдәби квест уены оештырдык. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы - "Шигърият чишмәсе"- иде. Балалар бу тукталышта шигырь юлларында төшеп калган сүзләрне табып, шигырьне матур, сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр, аннан соң безне "Әйтемнәр иле" бөтереп алды, анда да балалар сынатмады әйтемнәрне бер тавыштан дәвам иттеләр. "Әкиятләр утравында" әкият геройларын да бик тиз таптылар. Алай да егетләр командасы көчлерәк һәм белемлерәк булуларын күрсәттеләр. "Проза океаны"нда кызлар көчлерәк булды.Әсәрнең исемен әйтешкә бердәм булып язучының язган әсәрләрен санап чыктылар, әфәрин! "Фантазия күле" янында сан кергән әсәрләрне тиз генә санап чыктылар. "Маҗаралар ярымутравы"нда привал ясап асфальтта рәсемнәр ясадылар. Бүгенге көнебез дә мавктыргыч, кызыклы һәм файдалы үтте.

Яңасала авылы китапханә мөдире Фәридә Борһанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X