«Ак Барс» агрокомплексы» территориясендә хоккейда ярыштылар
Күңелле!
“Агрокомплекс Ак Барс” ширкәтенә кергән авыл җирлегендә спортка зур игътибар бирелә. Бу электән сакланып килгән матур традиция. Узган айда шашка ярышы үткәрелеп, иң оста уйнаучы ир – ат һәм хатын – кыз билгеләнгән иде.
Бүген тагын Сеҗе зонасында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме. Иске Му авылының боз мәйданчыгында Агрокомплекс “Ак Барс ”кубогына тәүге тапкыр итекле хоккей турниры уза (алдагы елларда тимераякта уйныйлар иде). Ярышта әлеге оешма территориясенә кергән авыллардан 4 команда катнаша. Иске Му авылыннан “Аюлар” һәм “ Бүреләр ” командасы, “ Специалистлар” һәм “ Иске Масра” командалары. Бәйгедә катнашучылар өчен җан атарга олы һәм кече яшьтәге спорт сөючеләр дә килгән.
- Хөрмәтле килгән кунаклар, специалистлар һәм спортсменнар. Сәламәтлекне ныгыту, саклау тормышыбызның төп максаты. Моның өчен спорт белән шөгыльләнергә, хезмәтне яратырга, сәламәтлеккә зыян салучы начар гадәтләрдән азат булырга кирәк.
Хоккей ул бергә, команда белән уйный торган уен. Бердәмлектә көч! Узара ярдәм итешеп, бердәм булып яшәргә кирәк. Барлык уенчыларга да җиңү телим, - дип, ярышны Абдуллин Ленар Илсур улы ачып җибәрде.
Килгән җанатарлар, кунаклар авылдашларының, хезмәттәшләренең оста уеннарын карап хозурландылар, аларга көч биреп тордылар. Көннең салкын булуы беркемне дә куркытмады. Уенда катнашучыларны, килгән кунакларны кайнар коймак, пылау һәм чәй белән хисапчы кызлар сыйладылар.
Уен бик кискен һәм көчле барды.
Уен нәтиҗәләренә килгәндә: беренче урынны “Аюлар” командасы яулады. Команда җитәкчесе Самигуллин Айнур, капкачы Самигуллина Алия. Икенче урында “Бүреләр”; “Специалистлар” һәм “Иске Масра ” командалары өченче һәм дүртенче урыннарны бүлештеләр.
Турнирның “Иң яхшы уенчысы” Самигуллин Айнур, “Иң яхшы капкачысы” Самигуллина Алия (ярышта катнашучы бердәнбер хатын - кыз), “Иң яхшы һөҗүмче” Хакимов Бакый, “Иң яхшы сакчы” булып Мубараков Салават танылды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Агрокомплекс “Ак Барс” ширкәте җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженер Хәсәнов Хәлил Хөрмәт улы тапшырды. Уенда катнашучы һәркем истәлекле бүләк алды.
Монда хикмәт бүләктә түгел, ә уенчыларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлешләрендә. Җитәкченең уңай мөнәсәбәте эшчеләргә эшләрендә һәм уенда көч һәм дәрт өсти. Ярышларда катнашкан һәркем саф һавада күңел ачып, спорт белән аралашып, ял итеп,күтәренке күңел белән “алдагы елларда да бу ярышларны уздырырга кирәк” дигән теләк белән таралыштылар.
Хәсәнов Хәлил
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев