erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Алтын куллы мөгаллим» бәйгесе җиңүчесе

Быелгы елның Укытучы һәм остаз елы булу уңаеннан “Сабантуй” журналы «Алтын куллы мөгаллим» бәйгесе оештырачагын белеп алуга, беренче укытучым Рәсимә апа турында язып җибәрергә булдым.Бәйгедә катнашу өчен мөгаллимнәрнең белем бирү,укытудан тыш булган кызыксынулары,шөгыльләре турында сөйләргә кирәк иде. Кемдә ничектер,ә безнең Рәсимә апабызда андый шөгыльләр җитәрлек!

       Даутова  Рәсимә Гаделҗан кызы нәрсәгә тотынса,шуны булдыра: башлангыч сыйныф укучылары ясаган төрле эшләнмәләр,үзләре буендагы  уенчыклар,мәктәбебезнең актлар залын бизәп торучы  эре  роза чәчәкләре  генә дә ни тора!”Кулларыннан гөлләр тама”-диләр андый кешеләр турында.Әнә шул хакта язып җибәргән иҗади эшем һәм фоторәсемнәр “Сабантуй” ның октябрь санында басылып чыкты һәм “Республикабызның иң уңган,иң оста укытучылары турында”гы иншалар арасында җиңүче булып танылды.
     Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Габдулла Тукай әдәби музеенда узды.Әлеге зур чарада Актаныш,Азнакай,Мамадыш,Кайбыч,Биектау,Яшел Үзән районнарыннан,Казан,Чаллы шәһәре мәктәпләреннән дә укытучылар,укучылар килгән иде.Бәйрәм башланганчы кул эшләреннән тезелгән искиткеч матур күргәмә белән танышып чыктык,тәҗрибә уртаклаштык.Аннары экскурсовод Гүзәл апа безне музей буенча экскурсиягә чакырды.Бөек Тукаебыз турында үзем өчен  тагын күп яңалыклар ачтым.Ә экскурсовод  ролендәге роботны күргәч,гаҗәпләнүемнең чиге булмады!Нәп-нәкъ кеше кебек  йөри,аңлатып сөйли бит әле!
     “Сабантуй” лылар Зилә апа Фәйзуллина,Руфия апа Мөхетдинова тапшырган истәлекле   һәм үзенчәлекле бүләкләр бик ошады.Бу зәвыклы,эшлекле апаларга сокланып,укытучым белән горурланып туган мәктәбемә юл алдым.
       Барлык укытучыларыма сәламәтлек,эшләрендә уңышлар телим.
       

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йосыпова Ания, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең IX сыйныф укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X